news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Кече бизнеска таләпләр куяр алдыннан, аның асылын аңлау җитми”

“Җитәкчеләр фикеренчә, кече бизнес бер үк вакытта барысы өчен түләп тә барырга тиеш, шул ук вакытта уңышлы эшләргә дә тиеш. Болай була алмый. Моның өчен вакыт кирәк”, - ди премьер.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүгенге көндә Татарстанда кече бизнес өлкәсендә 353 мең кеше мәшгуль. Бу республикадагы икътисади актив халыкның 19,3 проценты дигән сүз. 2008 ел белән чагыштырганда, аларның саны 3,5 процентка арткан. Монда катлаулы икътисади чорда үз эшен ачып җибәрүчеләргә дәүләт тарафыннан күрелгән ярдәм чаралары да мөһим роль уйнаган. Бу хакта бүген ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитетының ел йомгакларына багышлап уздырылган коллегия утырышында сүз барды. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов катнашында узган утырышта агымдагы елга бурычлар да билгеләнде.

Комитет рәисе Тимур Шаһивәлиев билгеләп узганча, үткән елның апрелендә Татарстан шәһәр-районнарында эшли башлаган “Лизинг-грант” программасы үз эшен башлап кына җибәргән кече һәм урта эшмәкәрләргә икътисади кризис чорында ярдәм чарасы буларак уйланылган. Программа нигезләмәсе буенча, үз эшен башлап җибәрүчеләр Хөкүмәт грантын җиһаз өчен лизинг түләүләре рәвешендә ала. Аның суммасы, эшмәкәр өчен кирәкле җиһазның бәясенә бәйле рәвештә 100 мең, 300 мең яки 1 млн. сум тәшкил итә. Узган ел грант алуга дәгъва иткән 1700 дән артык эшмәкәрнең, конкурс нәтиҗәләре буенча 45 проценты Хөкүмәт ярдәмен алуга ирешкән. Аларда 4000 гә якын эш урыны булдырылган. Гамәлгә ашыруның беренче елында ук программа район җирләрендә эшмәкәрләр арасында зур кызыксыну уяткан.
“Узган ел “Лизинг-грант” программасын эшләтеп җибәрү уңышлы булды. Ләкин ул гына җитми. Аның буенча грант алуга ирешкән 700 дән артык эшмәкәрлек проектының ничек гамәлгә ашырылуын, алар нигезендә төзелүче эш урыннарын җентекләп күзәтеп тә бару зарур. Бу бик мөһим”, -дип саный Премьер-министр. Рөстәм Миңнеханов быел да бу программаның дәвам итәчәген ышандырды.

2010 елда әлеге программа нигезендә республика эшмәкәрләрен сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча заманча мобиль линияләр белән тәэмин итү планлаштырыла. Аны финанслауда Германиянең KfW банклар төркеме дә катнашачак. Әлеге банкның, узган ел имзаланган меморандум нигезендә, Внешэкономбанкның бүлендек предприятиеләренә (Внешэкономбанк гарантиясендә) 50 млн. евро күләмендә кредит чаралары бирүе карала. Алар, үз чиратында, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен җиһазлар алу өчен лизинг компанияләрен кредитлаячак. Тимур Шаһивәлиев белдергәнчә, бу акчалар 5-7 елга 5 процентлы ставка белән бирелә.

2009 елда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүдәге уңышлар, югарыда атап үтелгән программа белән генә чикләнми, билгеле. Татарстан кече һәм урта бизнесны электр челтәрләренә техник ялганыш өчен (100 кВТ ка кадәр) 30 процентка кадәр субсидияләү буенча ил күләмендәге тәҗрибәдә дә катнаша. Узган ел 58 эшмәкәр шушы программа нигезендә субсидияләр алуга ирешкән.

Тимур Шаһивәлиев узган ел гамәлгә ашырыла башлаган “Эш башы” программасының да әһәмиятен уңай бәяләде. Әлеге программа республика эшмәкәрләренә бизнес-проектларын төзүдән алып гамәлгә ашыруга кадәр консультацияләр белән һәм юридик яктан ярдәм итүгә исәпләнгән. Махсус сайлап алынган юридик компанияләр эшмәкәрләргә 50 процентлы ташлама белән хезмәт күрсәтә. Шул рәвешле, узган ел 544 эшмәкәр юридик ярдәм алуга ирешкән.

Бу юнәлешне үстерү өчен 2009 елда Татарстан шулай ук гарантия фондыннан 197 млн. сумлык өстәмә финанслар алуга да ирешкән. Шул рәвешле, быел эшмәкәрләр өчен кредитлар тагын да үтемлерәк булачак, дип ышандыралар.

Кече һәм урта бизнес үсешен инфраструктурадан башка күзаллап булмый. Узган ел яңа мәйданнарны сафка бастыру,булганнарының нәтиҗәле эшчәнлеген саклау өчен зур көч куелган. Кризис йогынтысында авыр хәлдә калган “Мастер” Кама индустриаль паркы җитәкчелеге комитетның моннан бер ел элек узган коллегия утырышында салым каникуллары булдыруны сораган иде. Төзелгән җитештерү мәйданнарын, эш урыннарын саклап калу өчен биредә кризиска каршы чаралар комплексы эшләнде. Бүген “Мастер” Кама индустриаль паркы арендаторларына 60 млн. сумлык ярдәм күрсәтелгән. Шул чаралар ярдәмендә, ди Тимур Шаһивәлиев, биредә резидент –компанияләрнең хәле тотрыкланган, яңа арендаторлар җәлеп итү мөмкинлеге дә туган.

2009 ел Татарстанда, Россиядә беренче булып, югары технологияләр өлкәсендәге IT парк сафка басу ягыннан да әһәмиятле. Быел аны тулысынча резидент-компанияләр белән тулыландыру төп бурыч итеп куела. Монда студентлар, аспиратнтларны җәлеп итү эшен дә активлаштырырга кирәк булачак. “Химград” технополисы югары технологияләр өлкәсендәге икенче зур мәйдан. Химия, нефть химиясе, полимерлар эшкәртү өлкәсендәге кече һәм урта инновация компанияләренә үз производстволарын үстерү урыны буларак уйланган бу мәйданның икенче чираты төзелеше агымдагы елга планлаштырылган. Быел шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен Казанда Агропромпарк төзелеше башланачак.

Бүгенге утырышта чыгыш ясаучылар ассызыклаганча, эшмәкәрлекне үстерү өчен федераль дәрәҗәдә законнарны камилләштерү зарур. 2010 елга төп бурычларның берсе итеп үзебезнең эшмәкәрләр продукциясенә куллану базары табу эшен активлаштыру аталды.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, кече һәм урта эшмәкәрлек бүген җитди резерв, тотрыклы урта сыйныфны тәшкил итә. Моннан берничә ел элек 2010 елга республикада җитештерелгән тулай төбәк продукты күләмендә кече һәм урта бизнесның өлешен 30 процентка җиткерү бурычы куелган иде. 2008 елда аның өлеше 27 процент, кризис шартларында узган 2009 елда -24 процент булган. Быел дәүләт органнары һәм бизнес-структураларга алга куйган шушы максатка ирешү өчен тырышырга кирәк булачак.“ Кризис бераз йогынты ясаса да, моңа ирешү реаль әйбер”, -дип саный Хөкүмәт башлыгы. Аның фикеренчә, кече һәм урта бизнес икътисади тетрәнүләргә эре бизнеска караганда тотрыклырак, мобиль һәм оперативрак булуы белән аерылып тора. Аның белдерүенчә, кече һәм урта бизнестан таләп итү генә түгел, аңа йөз белән дә борылырга кирәк. Ләкин ил күләмендә, ди ул, җитәкчеләр аңында әле кече бизнеска таләпләр куяр алдыннан, аның асылын аңлау җитми. “Җитәкчеләр фикеренчә, кече бизнес бер үк вакытта барысы өчен түләп тә барырга тиеш, шул ук вакытта уңышлы эшләргә дә тиеш. Болай була алмый. Моның өчен вакыт кирәк”, - ди премьер. Ул кече һәм урта бизнеска муниципалитетлар тарафыннан аеруча аңлау кирәк дип саный. “Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм комитеты белән эшләүгә үзәк районнарны гына түгел, барлык муниципалитетларны, торак пунктны җәлеп итәргә кирәк”,- дип белдерде Хөкүмәт башлыгы.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100