news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов Казанның «Соловьиная роща» микрорайонында мәктәп төзи башларга йөкләмә бирде

Яңа белем бирү учреждениесе 1224 урынга исәпләнгән.

Р.Миңнеханов Казанның «Соловьиная роща» микрорайонында мәктәп төзи башларга йөкләмә бирде
Рамиль Гали

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Соловьиная роща» микрорайонында проектын әзерләп, мәктәп төзи башларга йөкләмә бирде. Республика башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин Twitter социаль челтәрендәге микроблогында шул хакта хәбәр итте.

Яңа белем бирү учреждениесе 1224 урынга исәпләнгән.

Эдуард Хәйруллин ачыклык керткәнчә, мәктәпне киләсе елда төзеп бетереп, сентябрьдә ачу күздә тотыла.

«Соловьиная роща» торак комплексында яңа мәктәпнең сафка басуы укучылар өчен урыннар санын арттырырга һәм белем алу өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.  

news_right_1
news_right_2
news_bot