news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Казандагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәяләр базарныкыннан арзанрак”

Бүген ТР Премьер–министры Казанда узучы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды

(Казан, 26 сентябрь, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Бүген Казан районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Бүген иртән ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов шуларның өчесендә – Мәскәү һәм Чехов базарлары территориясендә, шулай ук Идел буе районында узучы ярминкәләрдә булды.
ТР Премьер–министры ярминкәләрдә тәкъдим ителгән продукциянең ассортименты һәм аларның бәяләре белән танышты, сатучылар һәм сатып алучылар белән сөйләште. Казанның Мәскәү районында узучы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән аралашты. “Биредә бөтен әйбер дә бар. Бүген танышкан өч базарга килгәндә, машиналарның саны һәм ассортимент буенча Мәскәү районында иң зур потенциал тәкъдим ителгән, базарның мөмкинлекләре дә зур”, – дип хәбәр итте ул.
Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, мәйданы кечкенә булуга да карамастан, Чехов базарында да ярминкә яхшы оештырылган. Анда “Вамин” ААҖ һәм “Татмелиорация” үз продукциясен тәкъдим итә.
“Идел бу районында урыннарга бәйле проблема бар. Биредә күп төрле продукция тәкъдим ителсә дә, ассортимент азрак, чөнки мөмкинлекләр чикләнгән”, – дип ассызыклады Премьер. “Авыл хезмәтчәннәре шәһәр халкын сыйфатлы бәрәңге, яшелчә, сөт продукциясе, ягъни кирәкле барлык әйбер белән оешкан төстә тәэмин итә алсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында уйларга кирәк”, – дип ачыклык кертте ул. Бүгенге ярминкәләрдә әлеге продукциянең барысы да бар.
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы ярминкәләренең эшен яхшырту өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакындагы кайбер уй–фикерләре белән дә уртаклашты. “Халык үз продукциясен сату мөмкинлеге булмауга зарлана. Без хәзер шәһәр хакимияте белән килешеп, үз продукцияләрен сата алсыннар өчен кешеләргә махсус мәйданчыклар бүлеп бирәчәкбез”, – дип хәбәр итте ТР Хөкүмәте башлыгы. Аның билгеләп үтүенчә, шәһәр хакимияте һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы ярдәме белән бүген барысы да яхшы оештырылган.
ТР Премьер–министры ярминкәләрдә сатылучы продукция бәяләренә карата да үз фикерен белдерде. “Бәяләр базарныкыннан арзанрак. Мисал өчен, шикәр бәясе кибеттәгедән 9–10 сумга очсызрак. Бу начар түгел дип уйлыйм. Бәрәңгенең килосы 6 сум – бу үтемле бәя. Бәяләрне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы билгеләгән, һәм ул тулаем алганда саклана”, – дип сүзен йомгаклады ул.
Бүген ярминкәләргә килүчеләргә яшелчә, ит, сөт, икмәк–күмәч һәм кондитер продукциясе, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре тәкъдим ителә. Биредә казанлылар һәм башкалабыз кунаклары үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышларын тыңлый, куырма, пешкән әйберләр, төрле тәм–томнардан авыз итә ала. Ярминкәләр барышында шәһәр базарларында Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен сәүдә урыннары бушлай бирелә.
Искәртеп узабыз, Авиатөзелеш районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе “Каравай” сәүдә комплексы (Дементьев урамы, 72), Вахитов районында Чехов базары территориясендә (Чехов урамы, 2) оештырылган. Киров районында К.Цеткин урамы, 8 нче йорт янындагы мәйданчыкта һәм “Җиләк бистәсе” базары (Кызыл Кокшай урамы, 150/2) янында авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итәләр. Мәскәү районы базары территориясендә дә ярминкә гөрли.
Яңа Савин районында яшәүчеләр “Привоз” базары (Адоратский урамы, 65) һәм Яңа Савин районы күпләп–ваклап сату базарына (Адоратский урамы, 21) рәхим итә ала. Идел буе районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе “Чулпан” мәдәни үзәге (Җиңү проспекты, 48а) һәм “Проспект” сәүдә комплексы янында оештырылган. Совет районында ярминкә “Дерби” ҖЧҖ сәүдә рәтләре (Липатов урамы, 2) һәм “Галс” ЯАҖ базары (Зәкиев урамы) территориясендә уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100