news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Миңнеханов: “Казанда торак төзелешендә әлегә кирәкле темпларны күрмим”
Казан ай саен социаль ипотека программасы буенча 700 миллион сум тирәсе үзләштерергә тиеш
Скопировать ссылку
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Михаил Миронов). Казанда социаль ипотека буенча торак төзелеше темплары әлегә таләпләргә туры килми. Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә шундый фикер белдерде.
Хөкүмәт башлыгы гомумән, республика буенча социаль ипотека программасы нигезендә 753 мең квадрат метр торак төзергә кирәклеген искә төшерде. Шул исәптән Казанда 5,5 миллиард сум инвестицияләр лимиты белән гомуми мәйданы 400 мең кв. метр булган 6253 фатир төзергә планлаштырыла.
“Казанның социаль ипотека буенча әле беркайчан да 400 мең кв. метр торак тапшырганы юк – шәһәр үзенә зур җаваплылык алды, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. – Шәһәр ай саен ким дигәндә торак төзелешенә 700 миллион сум акча үзләштерергә тиеш. Әлегә мин эшләрнең тулы көчкә башлануын күрмим. Якын арада социаль ипотека буенча төзелә торган объектларны карауда үзем дә катнашырга уйлыйм”.
“Дәүләт торак фонды һәм Финанслар министрлыгы расланган финанслар графигын үтәргә тиеш. Безгә барлык көчне төзелешкә юнәлтергә кирәк, дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Казан җитәкчеләренә. – Сезгә бер тапкыр кисәтү ясалды инде, икенчесеннән соң үз урыннарыгызда калмаячаксыз”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2