news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов Казанда балалар бакчасына кытлык проблемасын хәл итү бурычы куйды

Мэр И.Метшин сүзләренчә, быел башкаланың Яңа Савин районында һәм “Азино-1” микрорайонында барлыгы 4 балалар бакчасы ачу ниятләнә

(Казан, 10 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда соңгы елларда балалар бакчаларына ихтыяҗның кимегәне юк. Бүген Казан Ратушасында барган шәһәр Думасының 48 нче сессиясендә ясаган хисап чыгышында мэр Илсур Метшин узган елны Яңа Савин районында балаларның киңкырлы үсеше өчен барлык мөмкинлекләр булган 44 нче бакча ачылуын телгә алды. Моннан тыш, янәшәсендәге 177 нче мәктәп белән берлектә ул балалар бакчасы Россия киңлегендә тиңе булмаган спорт-сәламәтләндерү кварталына керә, дип, ул депутатларның һәм сессия эшендә катнашкан ТР Хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренең игътибарын юнәлтте.

Мэр сүзләренчә, быел Казанның Яңа Савин районында һәм “Азино-1” микрорайонында барлыгы 4 балалар бакчасы ачу ниятләнә. Шуны соңыннан журналистларга шәрехләп, шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, биредә 800ләп балага бакчада урын булуы хакында сүз бара, ә бүген 15 меңнән артык мәктәпкәчә яшьтәге бала бакчага үзенең чиратын көтә, дип аңлатты. Моннан тыш, элек ябылган мәктәп биналарын балалар бакчалары итеп үзгәртү буенча да эш бара, проблема, чыннан да, зур, диде.

Үзенең Казан шәһәре Думасының чираттагы сессиясендә ясаган чыгышында Р.Миңнеханов шәһәр җитәкчелеген шәхси-дәүләти, кече бакчалар тәҗрибәсен өйрәнергә чакырды, балалар бакчасына кытлык проблемасын якын киләчәктә хәл итү бурычы куйды.



news_right_1
news_right_2
news_bot