news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов "Казан" агросәнәгать паркында: Бакчачыларга киләчәктә дә ярдәм итәрбез

Татарстан Президенты Бакчачылар көнендә агросәнәгать паркындагы ярминкә мәйданнары белән танышты.

(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген Татарстанда көзге ярминкәләр башланып китте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" агросәнәгать паркы ярминкә мәйданында булды. Аның белән ярминкә барышын вице-премьер –Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар күзәтте.

"Хәерле көн, хөрмәтле казанлылар! Шушы Бакчачылар көне уңаеннан оештырылган "Бакча 2018" чарасын оештыручыларга бик зур рәхмәт, матур итеп әзерләнеп килгәнсез. Бакчачылыкны үстерү өчен Татарстанда махсус программа эшли, бик зур эшләр алып барыла. Әлеге программа кирәк, бакчачылык ширкәтләрен үстерү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Аның нигездә Татарстанда бакча участокларына илтүче юллар төзелеше, су һәм ут белән тәэмин итү объектлары булдырыла. Бакчачыларга киләчәктә дә ярдәм итәрбез. Бакчачылар - тырыш кешеләр, үзләренең бакчаларында күпме җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр", - диде Рөстәм Миңнеханов сәхнәдәге чыгышында.

Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрендә йөрде, җитештерүчеләр һәм сатып алучылар белән аралашты, бәяләр һәм ассортимент белән танышты, куелган продукциянең сыйфатын бәяләде.

  • "Бакча-2018" ярминкәсендә республика районнары җитештерүчеләре үз продукцияләрен тәкъдим итте. Сәүдә рәтләрендә яшелчә, җиләк-җимеш, ит, балык, бал, май, йомырка, он һәм башка күп төрле товарлар сатып алырга мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100