news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов Казахстанның Казандагы Генераль консулы белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Очрашу барышында Казахстан һәм Татарстан арасындагы дустанә багланышларны ныгытуда алга таба булачак адымнарны билгеләделәр.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казахстанның Казандагы яңа Генераль консулы Еркин Тукумов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан вице-премьеры – Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов , Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифасын башкаручы Инсаф Галиев һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.

  • Еркин Тукумов Казахстанның Казандагы Генераль консулы вазифасына быел гыйнвар аенда кереште.

Очрашу барышында Казахстан һәм Россия субъекты буларак Татарстан арасындагы дустанә багланышларны ныгытуда алга таба булачак адымнарны билгеләделәр.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot