news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов катнашында узачак "Перезагрузка" бизнес-форумы онлайн күрсәтелә

"Перезагрузка" - эшмәкәрлек компетенцияләрен үстерү буенча дөньядагы иң эре форум. Ул Россиянең төрле шәһәрләрендә оештырыла.

(Казан, 16 март, "Татар-информ"). Бүген Казанда Баскет-холлда эшмәкәрләр өчен белем бирү форумы - "Перезагрузка" булачак. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Бизнес-форумы трансляциясе интернетта онлайн алып барылачак. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Перезагрузка" - эшмәкәрлек компетенцияләрен үстерү буенча дөньядагы иң эре форум. Ул Россиянең төрле шәһәрләрендә оештырыла. Максаты - Россия икътисадын һәм бизнесны яңа дәрәҗәгә күтәрү.

Онлайн-трансляция Татарстан Республикасы Президентының рәсми сайтында һәм түбәндәге сылтама буенча https://www.youtube.com/synergytvru булачак. Башлана: 10.30 сәгатьтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot