news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов катнашында Казан шәһәре Думасының 48 нче сессиясендә 15ләп мәсьәлә каралачак

Аның барышында узган елгы эшчәнлек буенча гына да 5 хисап ясалачак

(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре Думасының 48 нче сессиясе 10 мартка билгеләнгән һәм аның эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.

Чираттагы сессиядә Дума рәисе – Казан мэры Илсур Метшин узган елгы эшчәнлек буенча хисап тотачак, шулай ук Казан Думасы, Башкарма комитеты, контроль-хисап палатасы эшчәнлеге, муниципаль милекне приватизацияләүдә фаразланган программа-план үтәлеше буенча да хисаплар ясалачак.

Болардан тыш, шәһәр муниципаль милкен приватизацияләү тәртибе, муниципаль берәмлекнең Уставына үзгәрешләр кертү, башкалада Укытучы елын әзерләп үткәрү буенча чаралар һ.б. турында да сүз булачак, Башкарма комитет структурасына турындагы 10-5 нче, муниципаль учреждениеләр турындагы 11-5 нче Дума карарларына, шәһәрне матурлау-бизәү һәм уңайлыклар белән тәэмин итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү һ.б. мәсьәләләр депутатлар хөкеменә тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot