news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Катлаулы икътисади чорда суд приставларының роле арта”

Бүген “Казан” милли-мәдәният үзәгендә үткән коллегия утырышында Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР идарәсе 2009 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген “Казан” милли-мәдәният үзәгендә үткән коллегия утырышында Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР идарәсе 2009 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады. Утырыш Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Яңа Россия шартларында суд приставлары әле 13 ел элек кенә барлыкка килсә, бу хезмәтнең тамырлары гасырларга барып тоташа. Быел суд приставлары хезмәте оешуга 145 ел тула. Исеме шул ук каласа да, бүгенге заманда суд приставларының эшчәнлеге элеккедән шактый аерыла. Яңа Россия шартларында суд приставлары РФ Конституция, Югары, Югары арбитраж судлары, гомуми юрисдикциядәге судлар, җәмәгать һәм арбитраж судлары карарлары үтәлеше өчен җавап бирә.

Узган ел суд приставларына катлаулы шатларда эшләргә туры килгән. Эшчәнлеккә тәэсир иткән тышкы негатив факторларның берсе икътисади кризис үсеше. Аның нәтиҗәсе буларак, моңарчы суд приставлары белән беркайчан да эш итәргә туры килмәгән предприятие-оешмаларга да бу хезмәтнең нәрсә икәнен үзләрендә татырга туры килгән. Икенчедән, РФ Президентының “Суд приставларына өстәмә штат берәмлеге билгеләү турында” Указы гамәлдән чыгарылган. Суд приставлары каравына алына торган документлар саны елдан-ел арта, штат аз булганга, приставларга зур йөкләнеш белән эшләргә туры килә. “Шуңа да карамастан, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР идарәсе алга куйган бурычларны, нигездә үтәп чыкты”, - ди федераль хезмәт җитәкчесе-ТР баш суд приставы Хәмит Шәрипов. 2009 ел суд приставлары өчен һөнәри бәйрәмнәре барлыкка килү белән дә истәлекле. РФ Президенты Указы белән Россиядә Суд приставлары көне гамәлгә куелды. Бу адым хезмәтнең дәүләт бурычларын чишүдә роле арта буруы хакында сөйли.

Хәмит Шәрипов билгеләп узуынча, идарәнең структур бүлекчәләренең нәтиҗәлелеген күтәрү, бурычлыларның мөлкәтләренә арест салу, бәяләү һәм сату буенча уңай динамиканы тәэмин итү, дәүләткә булган салым һ.б. түләүләр буенча бурычларны кайтару- ТР идарәсе алдында 2009 елда әнә шундый бурычлар торган. Бу чорда Суд приставлары хезмәтенең Татарстан идарәсе республика һәм федераль хакимият органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләгән. 2009 елда Татарстан идарәсе Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак нәтиҗәләр биргән- Федераль хезмәт тарафыннан расланган 28 күрсәткечнең 26 сын үтәп чыккан. Хәмит Шәрипов хисап чыгышында яңгыратканча, узган ел Татарстан идарәсе бюджет системасына финанс чараларын кайтару буенча план йөкләмәләрен тулысынча үтәгән. Салым түләүләрен кайтару планы исә 44 процентка, штрафлар буенча -26 процентка арттырып үтәлгән. ТР Суд приставлары идарәсе ярдәме белән узган ел барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 2 млрд. 179 млн. сумлык түләүләр кайтарылган. Шуның 1,8 млрд.сумын салым буенча недоимкалар тәшкил иткән.
Узган ел суд карарларын мәҗбүриләп үтәтү белән бәйле карауга алынган эшләр 27,6 процентка артып, 975 300 гә җиткән. Шуларның 669 меңгә якыны үтәлгән. Бу, 2008 елга караганда, 19,5 процентка артык. Алар нәтиҗәсендә түләтелергә тиешле сумма да 48,2 процентка артып, 22 млрд.сумнан артып киткән. Һәр суд приставы республикага бурычлылардан уртача 20 млн. 393 мең сум кайтарган дигән сүз. “Суд карарлары үтәлешен тәэмин итүче приставларга, карауга алына торган документлар арту сәбәпле, зур йөкләнеш төшә. Суд приставларына моңа кадәр аена 128 эш карарга туры килсә, узган ел 164 кә җитте”, -ди республиканың баш суд приставы.

Суд карарын тормышка ашыру буенча узган ел башкарылып бетмәгән эшләр 22 процент булган (25 процент күләмендә планлаштырылган булган). Фараз күрсәткечләрен үтәү 74 процентка планлаштырылган булган. Әмма идарәнең кайбер структур бүлекчәләре моңа ирешә алмаган. Алар - Әгерҗе, Югары Ослан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Киров, Идел буе, Вахитов, Казан районара бүлекчәләре. Суд карарларының фактик үтәлеш фаразларын (69,4 процент) идарәнең 18 бүлекчәсе үтәп чыкмаган. Кайберләре 2008 елдагы фараз күрсәткеченә дә җитмәгән. Әмма мондый җитешсезлекләр алдынгы бүлекчәләр тырышлыгын каплап китә алмый. Ел йомгаклары буенча структур бүлекчәләр эшчәнлегенә йомгак ясап, Хәмит Шәрипов алар арасыннан югары нәтиҗәләр күрсәтеп, рейтингларны күтәрүгә ирешкән Баулы, Кама Тамагы, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Биектау, Әлки, Минзәлә бүлекчәләрен аерым билгеләп узды.

“Финанс кризисы елында ил җитәкчелеге тарафыннан социаль әһәмияттәге суд карарларының үтәлешенә зур игътибар бирелде. Бу, хезмәт хакы , алиментлар буенча бурычларны кайтару, банкларга кертемнәр салып алданучылар белән эшләүгә кагыла”, -ди баш суд приставы. Финанс кризисы шартларында хезмәт хакы бурычларын кайтару иң кыены. “2009 елда шуңа кагылышлы һәм гомуми бәясе 476 млн. сумлык булган 29 меңнән артык эш каралды. Бу, 2008 елга караганда, 49 процентка күбрәк”, -ди Хәмит Шәрипов. Шуның 25 меңнән артыгы буенча эш башкарылып, 354 млн. 841 мең сумлык хезмәт хакы бурычы кайтарылган. Үтәлеш дәрәҗәсе, башка юнәлешләргә караганда да югарырак. Алимент түләүләре буенча бурычларны кайтару да 2009 елда өстенлекле бурыч булган. 47,9 мең эш карауга алынган. Шуның 29 меңе буенча эш тәмамланган. Алимент буенча бурычлылар белән эшләүнең яңа формаларын кертү бу төр түләүләр буенча бурычларны кайтаруга зур ярдәм иткән. “Алимент түләргә вакыт” акциясе барышында мәсәлән, 223 рейд уздырылып, 286 оешма бухгалтериясе бурычлыдан алимент түләүләре вакытында тотылып калынуга тикшерелгән. Эшләмәүче бурычлы гражданнар эшкә урнашуга юллама белән мәшгульлек үзәкләренә җибәрелгән. “Татарстан балалары” акциясе вакытында төп игътибар караучысыз калган балаларга ата-ана хокукыннан азат ителгән әти-әнисеннән алиментлар кайтаруга бирелгән. Бу юнәлешләр 2010 елда да дәвам итәчәк. Өлешләп йорт төзүдә катнашып яки банкка акча салып алданганнар проблемасын чишүгә килгәндә, 199 млн. сумлык 614 эш карауга алынган. Шуның 214 е тәмамланган. Хәмит Шәрипов белдергәнчә, Арбитраж судның кайбер карарлары эшне алга таба дәвам итүне туктата. Мәсәлән, “Свей” га карата суд күзәтү процедурасын керткән. Шуңа күрә бу фирмага карата башкарма производство туктатылган. “Защита” ЯАҖ тышкы идарә кертелгәнгә, аның белән бәйле эшне карау да туктатылган.
“Суд карарларының үтәлешен тәэмин итүче суд приставлары җәза бирү органы түгел. Республика гражданнары безгә бәлаләрнең чыганагы итеп карарга тиеш түгел. Эшне тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен аңлату эшләре җитми”, - ди Хәмит Шәрипов. Ул идарә һәм аның структур бүлекчәләре җитәкчеләрен массакүләм мәгълүмат чаралары белән тагын да тыгызрак, ачыграк эшләргә чакырды. Аның белдерүенчә агымдагы елда да социаль әһәмияттәге суд карарлары үтәлеше идарә эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булачак.
Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов катлаулы икътисади чорда суд приставларының роле артуын ассызыклап, алардан тагын да нәтиҗәлерәк эш таләп ителүен ассызыклады. Хөкүмәт башлыгы Татарстан идарәсенең узган елгы эшчәнлеген уңай бәяләп, хезмәт хакы бурычларын кайтару буенча активлыкны аеруча искәртеп узды. Аның белдерүенчә,бу мәсьәлә агымдагы елда да приоритетларның берсе булып калачак. Премьер идарәне массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгызрак эшләргә  һәм суд приставларының 145 еллыгы билгеләп үтеләчәк бу елда тагын да лаеклырак эшләргә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100