Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов: “Капиталь ремонт ясалачак һәрбер объект буенча мәгълүмат булырга тиеш”
Бүген ТР Министрлар Кабинетында сүз 185 нче Федераль законның Татарстанда гамәлгә ашырылуы хакында барды
Хөкүмәт башлыгы Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кайбер муниципаль берәмлекләр оештыру эшләрен башлап җибәрсә дә, әлегә эш йомшак бара, республика шәһәрләре һәм районнары белән видеоконференция режимында утырыш үткәрү дә шушы ихтыяҗдан чыгып махсус оештырылган. Беренче чиратта, капиталь ремонт программасын гамәлгә ашырачак намуслы подрядчыларның исемлеген төзеп бетерергә, ягъни моңа нокта куярга кирәк. Капиталь ремонт ясалырга тиешле һәрбер объект буенча эш барышына бәйле мәгълүмат, аның күләме күрсәтелгән һәм эш тәртибенең тулы графигы булырга тиеш. Шулай ук халык ул мәгълүматлар белән таныша алырлык булуы шарт. “Подрядчыларга материаллар һәм җиһазларны ЭТИС электрон сәүдә мәйданчыгы аша алырга кирәк булыр, моның өчен аларга аванс бирелергә тиеш. Бүлеп бирелә торган акчалар максатчан, димәк, средстволарның максатчан тотылуы шарт булып тора, без, үз чиратыбызда, моңа гарантия бирә алабыз. Кыска вакыт эчендә генә барысын да оештырып-башкарып булмаячак, шуңа күрә эшне тизләтү таләп ителә”, - дип басым ясап әйтте Премьер-министр.
Республикада капиталь ремонтка әзерлек мәьәләләрендә ачыклык кертү өчен, сүз ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Раузил Хаҗиевка бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз