news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Миңнеханов: “Капиталь ремонт программасын формалаштыруга җаваплы якын килергә кирәк”
ТР Премьер-министры муниципаль берәмлекләрнең йортларны капиталь ремонтлау буенча заявкаларында күпсанлы җитешсезлекләр булуын тәнкыйтьләде
Скопировать ссылку
(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Татарстанның кайбер муниципаль берәмлекләре җитәкчеләренә күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программаларының башлангыч вариантларын җитди рәвештә яңадан карап чыгарга кирәк. Бүген республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды турында”гы 185 нче федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Евгений Волков үз докладында хәбәр иткәнчә, бу атнада Татарстан Фондка ТР Президентының имзасы куелган 2009 елда капиталь ремонт программасының үтәлеше турында хисап тапшырган. Хәзерге вакытта министрлыкка барлык муниципаль берәмлекләрдән 2010 елдагы программада катнашу турында заявкалар килгән, әмма аларның эчтәлеге, Е.Волковның сүзләренә караганда, министрлыкта кайбер сораулар уята. Мисал өчен, 11 район кимчелекләре булган ведомостьларны Дәүләт торак инспекциясе белән килештерүне төгәлләмәгән.
Евгений Волков билгеләп үткәнчә, муниципаль берәмлекләрең заявкаларына кертелгән барлык йортлар да тиешле критерийларга җавап бирми. Әйтик, 294 йорт 1995 елдан соң төзелгән, хәтта 2009 елда төзелгәннәре дә бар.
“Бу бит нормаль хәл түгел. Безнең болай да капиталь ремонтка акчабыз җитми, - диде ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов. – Без бу йортларны әлегә төзекләндерми кала алабыз, әмма Фонд аларның төзелгән вакытын тикшерәчәк бит. Мондый планлаштыру белән шөгыльләнүчеләргә җәза бирергә кирәк – бу җинаятькә тиң”
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары искәрткәнчә, программага, беренче чиратта, күп катлы йортларны кертергә кирәк. Бу күбрәк сандагы халыкны колачларга мөмкинлек бирәчәк.
Евгений Волков шулай ук 17 муниципаль берәмлектә Фонд программасы буенча 2008 елда ремонтланган 1401 йортның заявкаларга кертелүе хакында хәбәр итте. Министр урынбасары программага милекчесе бары тик муниципалитет кына булган йортларны кертергә ярамавын искәртте.
“Сезгә башкарма комитетның һәр җитәкчесе белән инструктаж үткәрергә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов министр урынбасарына. – Бездә мондый проблемалар башка килеп чыкмасын өчен киләсе атнада бу юнәлештә тиешле эш алып барыгыз”.
“Без финаслауның якынча нисбәтен билгеләдек – муниципаль средстволарның бер сумына республика бюджетыннан – 1,3 һәм федераль бюджеттан 1,3 сум. Моңа сезнең тарафтан халыктан җыелган акчалар да өстәлә. Шушы күләмдәге акчага программаны формалаштыруыгызны сорыйм”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларына.
Р.Миңнеханов капиталь ремонт программасы өчен материалларны күпләп сатып алуны оештыру кирәклеге хакындагы фикерен белдерде. Премьер-министр фикеренчә, материаллар сатып алу өчен берничә муниципалитетны берләштерү чыгымнарны сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Премьер-министр шулай ук муниципаль берәмлек башлыкларын программа акчаларының нәтиҗәле тотылуын тәэмин итәргә чакырды. “Без сезне үз акчагызны сарыф итүдә чикләмибез, әмма аларның мөмкин кадәр нәтиҗәле кулланылуын телибез, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларына. – Сез карарларны үзегез кабул итәсез, әмма һәркем үз карары өчен җавап бирергә тиеш”.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, инде киләсе атнада ук капиталь ремонт программасы республика бюджетыннан финанслана башларга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә муниципаль берәмлекләргә үз заявкаларын тизрәк әзерләргә һәм расларга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2