news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Көчле икътисад кешелек капиталыннан башка мөмкин түгел, безнең киләчәк – яшьләрдә”

Татарстан Президенты Татарстан яшьләре һәм студентлары белән очрашты

  (Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль, округ конкурс мәйданчыклары җиңүчеләре һәм призерлары, яшьләр иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. КФУның Филология һәм сәнгать институтында узган очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, КФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнашты.

Татарстан Президенты билгеләп узганча, мондый очрашуларны республика өчен ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау кебек мөһим вакыйга алдыннан гына түгел, ә ешрак үткәрү зарур. “Без кызыклы һәм бер үк вакытта катлаулы вакытта яшибез. Дөньядагы вакыйгалар безгә дә кагыла”, - диде Р.Миңнеханов.

ТР Президенты сүзләренә караганда, илнең иминлеге көчле субъектларга, көндәшлеккә сәләтле сәнәгатькә бәйле. “Көчле булу өчен ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек булырга кирәк. Ә моның өчен көчле икътисад кирәк, ә ул кешелек капиталыннан башка була алмый. Шуңа күрә безнең киләчәк яшьләргә бәйле”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Шул ук вакытта ул яшьләрдә лидерлык сәләтләрен ачарга һәм көндәшлеккә сәләтле итүче белем бирергә тиешле югары мәктәпнең мөһим булуын билгеләп үтте.

"Республика – илнең әйдәп баручы субъектларының берсе, һәм алга бару мөһим", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул очрашуда катнашучыларга республиканың социаль-икътисади үсеше, перспективалы тармаклар һәм юнәлешләр, аерым алганда, ИТ-кластер турында сөйләде. Киеренке сәяси вәзгыятькә карамастан, “Алгарыш” кебек мәгариф програмаларын саклау зарур, дип игътибарны юнәлтте ТР Президенты. Ул, күптән түгел Алмания-Россия яңа технологияләр институты ачылышын да телгә алып узды.

Р. Миңнеханов сүзләренә караганда, иң мөһим бурыч - республикада тотрыклылыкны һәм ул биләгән позицияне саклау, шулай ук халыкның тормыш сыйфатын кайгырту.

Очрашуда республика яшьләре һәм студентлары Татарстан башлыгына сораулар да бирде. Аларны Иннополис төзелеше, мәгариф өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек, технопарклар үсеше, милли-мәдәни үзәк каршында фестиваль залы булдыру һ.б. кызыксындырды.

Мондый очрашулар яшьләрне нәрсә борчыганын белергә һәм нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген белергә ярдәм итә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100