news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Изге Болгарны күркәмләтүдә ярдәм итәчәкбез”

Болгар җыенының рәсми ачылышында ТР Президенты шулай дип вәгъдәләде

(Болгар, 19 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул итүнең 1121 еллыгына багышланган Болгар җыенының рәсми ачылышында РФ һәм ТР рәсми вәкилләре, килгән чит ил кунаклары дини даирәләргә хөрмәт күрсәтеп күрешеп чыккач, изге дога белән тантана башланып китте.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җыенга килүчеләрне ТР Хөкүмәте, ТР Дәүләт Советы һәм шәхсән үзе исеменнән изге Болгар җиренә аяк басу белән котлады. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев республикада изге урыннарны торгызу эшен үз кулына алды, димәк, эш уңачак, биредә шартлар күпкә яхшырачак дип ышанабыз, диде. “Шушы изге урынны күркәмләтүдә ярдәм итәчәкбез”, - дип ышандырып куйды.

1121 елдан бирле динле дәүләт булып яшәвебезгә дога кылып гомер иттек, дип искәртте чыгышында Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Сафа Таҗетдин. Шушындый зур эш башланган икән, һәрбарчабыз матди һәм рухи ярдәм күрсәтик, Изге Болгарның янә чәчәк атуын, торгызылуын күрер көнне якынайтыйк, дип өндәде.

Россия мөселманнарының Европа өлеше Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр шурасы рәисе мөфти Равил Гайнетдин исә, дин һәм вөҗдан иреге турында кануннар кабул иткән дәүләт җитәкчелегенә рәхмәт белдереп, бу безне яңа үсешкә китерде, дигән фикер әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100