news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР делегациясе Россия-Сингапур эшлекле форумында катнаша

Быелгы җыенның төп темасы катлаулы икътисади вәзгыять белән бәйле рәвештә бизнес җәмәгатьчелеге алдына куелган актуаль бурычлар белән бәйле

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ). Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясе бу көннәрдә Сингапурда Россия-Сингапур эшлекле форумында катнаша. Делегация составында икътисад министры Марат Сафиуллин, Министрлар Кабинеты каршындагы Мәгълүмат технологияләре үзәге генераль директоры Николай Никифоров һ.б. бар, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Россия-Сингапур форумының бу инде дүртенчесе. 27-29 сентябрь көннәрендә узучы быелгы җыенны Сингапурның Халыкара сәүдәне үстерү буенча комитеты, “Тройка Диалог” компанияләр төркеме һәм Россия Саклык банкы оештырган. Аналитиклар фикеренчә, әлеге эшлекле форум - Россия, БДБ илләре, Сингапур һәм Азия илләренең эшлекле даирә вәкилләре өчен Азиядә уздырылучы югары дәрәҗәдәге бердән-бер чара. Ул эшлекле элемтәләр урнаштыру, яңа перспективалар, Россия һәм Азия төбәгендәге соңгы икътисади тенденцияләр хакында фикерләшү урыны санала.

2006 елда узган тәүге форум әйдәп баручы дәүләт эшлеклеләре һәм эре эшмәкәрләрнең очрашу урынына, яңа мөмкинлекләр эзләү һәм идеяләр алмашу буенча уникаль мәйданга әйләнгән иде. Быелгы җыенның төп темасы катлаулы икътисади вәзгыять белән бәйле рәвештә бизнес җәмәгатьчелеге алдына куелган актуаль бурычлар белән бәйле. Шулай ук дөньяның финанс системасының яңа архитектурасы хакында сүз барачак.

Форум кысаларында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның “Киләчәк өчен үзгәрү: яңа мөмкинлекләр”, “Россия һәм БДБ илләрендә бизнесны алып бару сәнгате” сессияләрендә чыгышы, дискуссияләрдә катнашуы каралган. 29 сентябрьдә ТР делегациясе РФ Хөкүмәте делегациясе составында Сингапурның министр-остазы Ли Куан Ю белән очрашачак. Сәфәре программасына шулай ук ТР Хөкүмәте белән Сингапур ведомстволары арасында килешүләр имзалау кертелгән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100