Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов җитәкчелегендәге хөкүмәт әгъзалары республика профсоюз активы белән очрашты
Анда торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар арту көн кадагына куелган төп мәсьәлә булып, хәзерге вазгыятьтә нәрсә эшләп булуы хакында тәкъдимнәр каралды
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Хезмәт сараенда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге хөкүмәт әгъзалары республиканың профсоюз активы белән очрашу үткәрде. Анда торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар арту көн кадагына куелган төп мәсьәлә булып, хәзерге вазгыятьтә нәрсә эшләп булуы хакында тәкъдимнәр каралды.
Шуңа кадәр, Р.Миңнеханов тәкъдиме белән, очрашу 3 төп блокка бүленеп, аерым алганда, алып булырлык торак, ягъни социаль ипотека төзелеше, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, тарифларның бүгенге билгеләнеше, хезмәт базары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин ителеш мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирелде.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин чыгышында билгеләп үткәнчә, кризис чорында илнең барлык регионнарында да төзелеш күләме кимегәндә, Татарстанда 17 процентка үсеш күзәтелде. Соңгы 2 ел эчендә социаль программа буенча торак йортларны капиталь ремонтлауга барлыгы 15 млрд. сум акча җәлеп ителде, нәтиҗәдә, йорт эчләрендә 7,7 мең чакрым коммуникация алыштырылды. Гамәлдәге программа 900 мең татарстанлыга турыдан-туры кагылса, бу әле 25 мең төзүчегә эш урыннары да булдыру дигән сүз, бюджетларга исә өстәмә 3 млрд. сум акча керде, диде министр.
Быелга республика һәм федераль бюджетларыннан уртагыннан 2,5шар млрд. сум акча бүлеп бирергә әзерләр, ләкин, шул исәптән торак йортлардагылар да кв.метрыннан 5 сумга күбрәк акча түләргә тиеш була. Җыеп кына әйткәндә, эш болай барса, республикада 5 ел эчендә капиталь ремонт кагылырга тиешле йортлар рәтләнеп битәчәк, дип вәгъдәли М.Хөснуллин, дөрес, моның өчен кимендә 30 млрд. сум акча кирәк булачак. Р.Миңнеханов искәрткәнчә, халыктан җыела торган акча һәр йортның үз фондына салына барачак һәм күпме акча җыелганы электрон вариантта яктыртылып барылачак, ягъни кызыксынган һәркем аны күзәтә алачак.
Министр сүзләренчә, быел октябрь аена кадәр кимендә күп фатирлы 2 мең йортка комплекслы капиталь ремонт ясалачак. «Бу торакны турыдан-туры капиталлаштыру булып чыга, хәзереге вакытта торакның 95 проценты шәхси санала», - дип белдерде ул.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгат Абдуллин социаль ипотека буенча фатирлар төзүгә быел гыйнварда 700 млн. сум акча күчерелгәнлеген игълан итсә, Р.Миңнеханов быелдан панель йортлар Казанда һәм башка муниципаль берәмлекләрдә җылытытып тышланачагын белдерде.
Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр хезмәт күрсәтү нормативларын, әйтик, кайнар су, җылылык йортка кергәндә һәм чыкканда нинди температурада, су басымы ни рәвешле булырга тиешлеген һ.б. нечкәлекләрне белми, дип күзәтүләре белән уртаклашты ТР икътисад министрының беренче урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева. Быелга тарифлар торышы хакында чыгыш ясаган ТР Тарифлар буенча комитеты җитәкчесе Марина Фәйрушина игълан иткәнчә, күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар ясалышы турындагы мәгълүмат тиздән ачылачак. Ягъни тарифлар «үтә күренмәле» булуы халыкта шикләнүгә урын калдырмаячак, ә моның өчен махсус бердәм портал ачу кирәк, дигән тәкъдим ясады ул.
Төрле тармак профсоюз лидерлары сүз алып, пенсияләр бераз арту белән тарифларның кискен һәм даими күтәрелүенә чик куярга кирәк, әйтик, оборона министрлыгы заказы буенча эшли торган предприятиеләрдә эшләп чыгарыла торган продукциянең бәясен 15 процентка киметү таләп ителгән, хезмәт хакы артмаган вакытта газга 26 процент бәя күтәрелүе аңлый торган түгел, шуңа күрә, сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе вәкиле, профсоюзлар һәм республика хөкүмәте исеменнән федераль җитәкчелеккә газга тарифны киметү яки бәяне алга таба арттырмау таләбе белән мөрәҗәгать юллыйк, дигән тәкъдим белән чыкты.
Бүгенге очрашуда тагын ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һ.б. министрлык һәм ведомстволар җитәкчелеге, РТ Профсоюзлар федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова катнашты.
Искәртеп үтәбез: бәяләр һәм торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар артуга каршы Казан предприятиеләре һәм оешмалары профсоюзлары 20 февральга митинг игълан итте. Ул көндезге сәгать 11дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда башланачак. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, бүген торак-коммуналь хезмәтләр буенча халыкның 2,5 млрд. чамасы бурычы җыелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз