news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов: “Ирландиядә эшмәкәрләрне стимуллаштыру тәҗрибәсе Татарстан өчен кызыклы”

ТР Премьер-министры бу фикерен бүген Россия-Ирландия эшлекле форумында җиткерде

(Казан, 4 март, “Татар-информ”). ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген Дублинда Россия-Ирландия эшлекле форумында чыгыш ясап, анда катнашучыларны Татарстанның икътисади мөмкинлекләре белән таныштырды. ТР Министрлар Кабинетының Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе, аерым алганда, соңгы 5 елда республикада уртача еллык икътисади үсеш темплары хакында мәгълүмат биргән. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан икътисады конкурентлыгын тәэмин итүче төп кластерлар булып нефть табу, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше, энергетика һәм авыл хуҗалыгы санала. Аның сүзләренә караганда, Татарстан белән Ирдандияне бу территорияләрдә яшәүче халыклар санының охшашлыгы, бай тарихлары, үзенчәлекле эшлекле культура якынайта.“Иң мөһиме: аларның икътисадлары бер-берләрен тулыландыра, ә бу хезмәттәшлеккә этәргеч бирә. Шул ук вакытта без бу потенциалны тагын да яхшырак файдалана алабыз”, -ди ул.
Татарстан Премьер-министры фикеренчә, инновацияләр һәм югары технологияләр өлкәсендә Татарстан һәм Ирландия уртак белем бирү программаларын, проектларын гамәлгә ашыра ала. Хөкүмәт башлыгы, аерым алганда, 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиадага, шул уңайдан төзеләчәк спорт корылмаларына тукталган. Бу эре проектны гамәлгә ашыруда дөнья, шул исәптән Ирландиядә спорт корылмалары төзү тәҗрибәсен өйрәнү теләге булуын җиткергән. Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе тукталган икенче зур проект- республика территориясендә гамәлгә ашырылучы логистика үзәге төзелеше. Әлеге масштаблы проект Ирландиянең “Queen” компанияләр төркеме катнашында гамәлгә ашырыла. Компания бу проектка 100 млн. доллар инвестицияләр салган.
“Катлаулы икътисади һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүдәге уңышлары өчен Ирландияне “яшел юлбарыс” дип бик лаеклы атыйлар. Бу илнең эшмәкәрлекне стимуллаштыру тәҗрибәсе, инновация һәм инвестиция активлыгы Татарстан өчен аеруча кызыклы”, - дип белдерә Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, Россия-Ирландия бизнес-форумы озак вакытка исәпләнгән хезмәттәшлеккә нигез салырга, перспективаларны реаль проектларга әйләндерергә ярдәм итәргә тиеш.
Соңрак “Россия төбәкләре. Бизнес өчен мөмкинлекләр” семинары кысаларында ТР икътисад министры Марат Сафиуллин форумда катнашучыларга Татарстанның икътисади потенциалын тәкъдим иткән. Татарстан делегациясе бүген кич Казанга кайта.

news_right_1
news_right_2
news_bot