news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Р.Миңнеханов: “Инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге белем бирү системасы торышына бәйле”
Хөкүмәт башлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республиканың мәгариф системасы алдына куелган бурычлар федераль җитәкчеләр билгеләгән стратегиягә тәңгәл килә
Скопировать ссылку
(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Бүген без республиканың мәгариф үсеше киләчәгебез стратегиясе турында сүз алып барганда, бу өлкәдә булган проблемалар турында да дәшми калырга мөмкин түгел. Бер көн эчендә генә бу системада эшләүчеләрне үзгәртеп корырга һәм өйрәтергә мөмкин түгел. Шуңа күрә безнең алда зур бурычлар тора”, - дип белдерде ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының йомгаклау коллегиясендә.
Хөкүмәт башлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республиканың мәгариф системасы алдына куелган бурычлар федераль җитәкчеләр билгеләгән стратегиягә тәңгәл килә. “Мин министрның чыгышында яңгыраган идеяләрне һәм чараларны тулысынча хуплыйм. Безгә стратегияне кабул итәргә генә түгел, ә ничек тормышка ашыру турында уйларга кирәк”, - диде Р.Миңнеханов.
Ул республикада Укытучы елын билгеләп үтү мәсьәләсенә тукталып, аның ниндидер чаралар уздыру гына түгел, бу нисбәттән һәр министрлык, ведомство һәм муниципалитетларның үз эш планы булырга тиешлеген ассызыклады.
Р.Миңнеханов бүген коллегиядә яңгыраган башлангычларның гамәлгә кертелергә тиешлеген, бигрәк тә кадрлар әзерләүгә игътибар итү зарурлыгын билгеләп үтте. Республика өчен кадрлар әзерләүгә юнәлтелгән “Алгарыш” программасының вузларга һәм мәктәпләргә йөз тоту мөмкинлеген хәбәр итте. Аның фикеренчә, кешеләр чит илләргә андагы укыту системасы белән генә танышырга түгел, ә халыкара дәрәҗәдәге сертификат алып һәм белем эстәп кайтсын. Алга таба бу программа өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җаваплы булачак икән.
“Кадрлар әзерләү көч һәм акча таләп итә”, - дип Рөстәм Миңнеханов грантлар системасы эшләү, яңа технологияләрне республика белем бирү системасына кертү зарурлыгын ассызыклап үтте. Аның фикеренчә, бүгенге көндә яңа технологияләрне кертү өчен, инфрастуктура җитми һәм компьютерлар да күптән искергән. “Безгә мәктәпне компьютерлар белән генә түгел, һәр укытучыны ноутбук белән тәэмин итү турында уйларга кирәк”, - диде ул, педагогларның тормышка карашын да үзгәртү зарурлыгын күрсәтеп. Хөкүмәт башлыгы, бу бурычларны тормышка ашырганда, белем бирү сыйфатының яхшырачагына ышаныч белдерде.
Рөстәм Миңнеханов быел мәктәпләрне, иң беренче чиратта база мәктәпләрен, югары тизлекле Интернетка тоташтыру бурычы куелуын хәбәр итте.
Хөкүмәт башлыгы үз чыгышында мәктәпләргә матди яктан ярдәм күрсәтү, шуның белән бергә уку йортларына якынрак булу мәсьәләсен күтәреп чыкты. Аның фикеренчә, материаль ресурсларның нинди максатларга тотылуы ачыктан-ачык күренергә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов республика мәктәпләренә “Лидерлык дәресләре” кертелүне хуплап, мәктәпләргә һәм вузларга тормышта ниндидер уңышка ирешкән кешеләрнең килүен яхшы нәтиҗә бирә дип саный.
Р.Миңнеханов сүзләренчә, республикага инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләре белем бирү системасының торышына бәйле. Ул хәзерге вакытта кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен шартлар тудырылуын, “Лидерлык дәресләре”нең яшьләрне бу тармакта эшләргә кызыксындыруын белдерде.
“Бүген бик эчтәлекле сөйләшү булды. Әлбәттә, бу бурычлар бер ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыныкы гына түгел, бу Хөкүмәтнең һәм муниципалитетларның төп эш юнәлеше булачак. Ул республика үсешенә җитди этәргеч бирәчәк”, - дип тәмамлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов һәм педагогларга хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot