news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов "Инвестицион сәясәтнең яңа алымнары: үсеш локомотивлары" сессиясендә катнашты

Бүген Татарстан Президенты Петербургта халыкара икътисади форумда катнаша.

Р.Миңнеханов "Инвестицион сәясәтнең яңа алымнары: үсеш локомотивлары" сессиясендә катнашты
president.tatarstan.ru

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Бүген Петербургта халыкара икътисади форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Инвестицион сәясәтнең яңа алымнары: үсеш локомотивлары" панель сессиясендә катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сессиядә махсус инвестицион контракт СПИК 2.0 - инвесторларга ярдәм механизмын камилләтерү турында сүз барды. Шулай ук инвесторларга уңайлы финанс, икътисади көйләү шартларын булдыру турында да сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында СПИК 2.0 механизмын булдыру эшен дәвам итәргә кирәклегенә һәм документны якын арада кабул итәргә кирәклегенә игътибар итте. "Без 2.0 турында күптәннән сөйләшәбез.Әмма кайсыдыр этапта эш тукталды, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Россия Президенты тулаем региональ продукт күләмен арттыру бурычын билгеләде. Инвестицияләр булмаса, нәрсә исәбенә без аңа ирешик? СПИК 2.0 буенча без инде 10 реаль проект тәкъдим иттек".

"Гади кешегә бөтен эшкуарлар да үз проектлары белән чиратта тора дип уйлый. Юк. Һәрберсе белән очрашырга, сөйләшергә, аңлатырга кирәк. Күз алдына китерегез, компания 1,2 млрд. долларлык проектка бара. Инвестор өчен бу бик зур тәвәккәллек. Берәр нәрсә булса, ул банкрот була. Без гарантияләр бирергә тиеш - барысы да яхшы була, салым турындагы законнарга үзгәрешләр кертелми", - диде Рөстәм Миңнеханов. Һәм РФ Дәүләт Думасында әлеге документның якын арада кабул итү кирәклеген ассызыклады.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100