news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов «Инваста Капитал» җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында фикерләште

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Инваста Капитал» хосусый инвестиция компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Инваста Капитал» хосусый инвестиция компаниясе җитәкчелеге белән очрашып, хезмәттәшлек турында фикерләште. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда катнашучылар Татарстан белән «Инваста Капитал» арасындагы хезмәттәшлекнең мөмкин вариантлары, уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ инвестицион департаменты директоры Дмитрий Лисневский катнашкан.

  • «Инваста Капитал» хосусый инвестиция компаниясе химия һәм нефть химиясе сәнәгатенә инвестицияләр белән шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot