news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов:“Инновацион эшчәнлекне нәтиҗәле итү өчен,вузларда менталитетны үзгәртү кирәк”

ТР Премьер-министры рәислегендә Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы утырышы узды

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы утырышы узды. Совет әгъзалары фондның агымдагы елда эшчәнлеген уңай бәяләде, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Попечительләр совыты эшендә катнашкан “Россия венчур ярминкәсе” директоры Игорь Гладских, “Россия венчур компаниясе” генераль директоры Игорь Агамирзян, Фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды генераль директоры Сергей Поляков үз чыгышларында туры инвестицияләр һәм венчур капиталы индустриясенең Россиядәге үсешенә тукталып узган.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда Татарстанда инновацион эшчәнлекне үстерүгә һәм венчур проектларын гамәлгә ашыруга зур игътибар бирелсә дә, башка илләр дәрәҗәсенә әле бик күп үсәргә кирәк. Ул инновация өлкәсен үстерү, технопарклар челтәрләре, индустриаль мәйданнар төзелеше буенча мисал итеп Кытайны китерде. Хөкүмәт башлыгы инновация өлкәсендә эшчәнлекне нәтиҗәле итү өчен бүген вузлардагы менталитетны үзгәртү кирәк, дигән фикердә. “Безгә чит ил лицензияләрен сатып алырга түгел, үз фәнебезне үстерергә кирәк. Моның өчен республикада җитәрлек интеллектуаль потенциал тупланган”, -дип ассызыклады ул.

ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйдельдинов сүзләренә караганда, бүгенге көндә фонд белгечләре эшчәнлекләрен камилләштерү өчен, венчур финанслары һәм туры инвестицияләр өлкәсендә халыкара үзәкләр тәҗрибәсен өйрәнә. Хәзер АКШ һәм Ауропа структуралары белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштырылган. Ул бүген АКШ ның Мериленд университеты базасында фондның вәкиллеген төзү турында сөйләшүләр алып барылуын да хәбәр итте.

Попечительләр советы утырышыннан соң, анда катнашучылар “ТР өчен иң яхшы илле идея” һәм “Идея-1000” конкурслары җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасында катнашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100