Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов илкүләм проектлар турында: Финанслар белән бәйле төгәл күрсәткечләр кирәк
Татарстанда 2024 елга кадәр Россияне үстерү буенча илкүләм максатлар һәм стратегик бурычлар турында киңәшмә булды.
(Казань, 14 ноября, «Татар-информ»). Илкүләм һәм төп федераль программаларны гамәлгә ашыру өчен аларны төбәкләрдән һәм федераль үзәктән финанслау турында төгәл кагыйдәләр кирәк. Бу фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашындагы киңәшмәдә әйтте.
«Финанслау күләме РФ Хөкүмәте тарафыннан раслана, әмма ул азагына кадәр расланмаган. 2019 елга кадәрге дәрәҗәне алсак, чагыштырма 58 гә 42 процент булган. Бүген бу сан үзгәрде, 81 гә 19 процент чагыштырмасы куелган», — диде Миңнеханов.
Ул федераль хакимиятнең илкүләм проектлары һәм федераль программалары кысаларында чыгымнарны 95 процентка кадәр финансларга вәгъдә итүен, әмма гамәлдә башкача килеп чыгуын искә төшерде.
«Федераль министрлыклар дәрәҗәсендә бу сан 50 дән 81 процентка кадәр тәшкил итә, бу саннарны төгәл язарга кирәк. Без федераль министрлыклар белән килешүләр имзалыйбыз, безнең финанслау күләме 19 процент, әмма рәсми рәвештә федераль органнар 95 процентын финанслый диелгән иде», — дип аңлатты Миңнеханов.
Татарстан Президенты финанслау күләмнәре буенча 81 гә 19 процент чагыштырмасы 2019 елгы Татарстан бюджетында исәпкә алынды, дип ачыклык кертте. «Бу процентларны ирекле трактовкалау булмасын өчен, финаслар белән тәэмин итү белән бәйле төгәл максатчан күрсәткечләр кирәк. Бу, бигрәк тә, балалар бакчаларындагы урыннарга кагыла», — диде республика башлыгы.
- Татарстанда Игорь Комаров 2024 елга кадәр Россияне үстерү буенча илкүләм максатлар һәм стратегик бурычлар турында киңәшмә үткәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз