news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов ике телдә барган Республика Чыршы бәйрәмендә: Тамаша бик яхшы оештырылган

Казанда Республика Чыршы бәйрәме әкиятен 7 меңнән артык укучы тамаша кылды.

Р.Миңнеханов ике телдә барган Республика Чыршы бәйрәмендә: Тамаша бик яхшы оештырылган
Рамиль Гали

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның 7 меңнән артык укучысы Республика Чыршы бәйрәме кунагы булды. "Татнефть-Арена" сараенда чып-чын Яңа ел бәйрәме рухы хакимлек итте.

Әлеге бәйрәмгә олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, уку алдынгылары, талантлы балалар, шулай ук, авыр тормышка дучар булган һәм ятим балалар чакырылган.

Әйтергә кирәк, тамашаның сценарие шактый мавыктыргыч, бер сулышта карала торган итеп эшләнгән. Тамашада күңелгә ятышлысы әкиятнең ике телдә бертигез баруы булды. Геройлар русча сөйләшкәндә, зур экраннарда татарчага тәрҗемәсе бирелеп барды, татарча сүзләре русчага тәрҗемә ителде.

Спектакльдә урта гасыр шәһәре гәүдәләнә. Анда яшәүчеләр эшкә шулкадәр бирелгән ки, хәтта бәйрәмчә сөенү дигәнне бөтенләй белмиләр, Яңа ел кәефе дә аларда бөтенләй юк. Зиһен иясе ничек итеп Кышның мәңгелеккә килгәне һәм аннан соң кешеләр тырышлыгы белән зәмһәрир суыклар чигенүе һәм Кыш бабай белән Кар кызы барлыкка килүе турында риваять сөйли.

Шушы шәһәрдә Бабай бердәнбер оныгы белән яшәгән. Алар беркемгә баш имәгән, үзләренчә көн күргәннәр. Бик хезмәт сөючән булганнар, мул уңыш алу өчен тырышлык куйганнар. Сүз уңаеннан, Бабай ролен Камал театры артисты Фәнис Җиһанша уйнады. Берзаман дөньяның салкынга күмелүе турында хәбәр килеп ирешә. Мәңгелеккә килергә җыенган Кышка каршы Бабай белән онык көрәшкә чыга. Геройлар зәмһәрир Кыш патшалыгына юл тота, әмма юлларында каршылыклар очрата. Бүреләр һөҗүменә дә дучар була, башка киртәләр дә комачаулый. Ахыр чиктә Бабай һәм оныгы җиңүгә ирешә, бар җиһанны өшүдән коткара. Кышны алар дөрес итеп тәрбияләүгә ирешә, зәмһәрир суыклар чигенә, Кыш игелек, шәфкать хисен аңлый башлый. Бабай белән оныгы Кыш бабай белән Кар кызына әверелә. Залдагы балалар көче белән мәйдан уртасында чыршы калкып чыга. Аның утлары кабынгач, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сүз алды.

Тамаша республика җитәкчесе күңеленә хуш килгән. Аның сүзләре моның дәлиле иде. “Иң элек, тамашадан туган тәэсирләрем белән уртаклашасым килә. Тамаша искиткеч яхшы оештырылган. Шушы бәйрәмне сәхнәгә куючыларга, катнашучыларга рәхмәтемне җиткерәм”, - диде Президент.

“Кадерле балалар, сезне Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Бу бәйрәм сәяхәте узып баручы елның ачык истә калырлык вакыйгасы булыр дип ышанам. Яңа ел – үзенчәлекле бәйрәм. Бу һәркемнең могҗиза көтә торган, узып баручы елга нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар кора торган чор. Безнең горурланырлыгыбыз бар. Татарстан илдә бөтенроссия укучылар олимпидаларында катнашучылар һәм призерлар саны буенча өченче урынны алып тора. Безнең укучылар бөтенроссия конкурс һәм форумнарының җиңүчеләре һәм лауреатлары булды. Яшь татарстанлыларның проектлары күп кенә федераль форумнарда яхшылары дип табылган”, - дип ул быел башкалабыз Казанда яшьләр өчен 15 тән артык федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге чаралар үткәрелгәнен әйтте. “Үз ватанын яраткан, татар телен белгән һәм өйрәнүче ватандашлар белән дә күләмле эш башкарыла”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент 2018 елның Россиядә үзирекле һәм волонтер елы буларак игълан ителгәнен белдерде. “Һәркайсыгыз безнең илдә үзиреклекләр хәрәкәтен үстерүдә актив катнашыр дип ышанам. Волонтер булу ул – тормыш тәҗрибәсен туплау, изге гамәлләр кылу, яңа дуслар табу, чит ил телләрен өйрәнү, һәрвакытта актив булу дигән сүз. Алда безне кызыклы вакыйгалар көтә. 2018 елны нәтиҗәле итеп уздырырсыз, тирән белем һәм күнекмәләр алырсыз дип ышанам. Яңа ел яңа планнарны тормышка ашыру өчен иң яхшы вакыт. Киләсе ел нәтиҗәле үтсен өчен аның һәр көнен файдалы итеп үткәрергә кирәк. Якынлашып килгән Яңа ел бәйрәме белән сезне! Исәнлек-саулык, уңышлар!” – дигән теләктә калды Рөстәм Миңнеханов.

Театраль тамаша сценариенда 1 меңгә якын кеше катнашты. Биючеләр, гимнастлар дисеңме – барысы да шоуның бизәге булды. Алар арасында "Созвездие-Йолдызлык" фестиваль хәрәкәтендә катнашучылар, “Дорога из города” бию театры, “Изумрудный город” төркеме, “Казан” бию ансамбле, “Кристалл” иҗади берләшмәсе бар. Бәйрәмнең төп сюрпризы булып, ахырдан Алексей Воробьев чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100