news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча утырышта катнашты

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"), Кичә Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет Президиумы утырышында катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде. Чара Мәскәүнең көньяк-көнбатышындагы "Слава" технопаркы мәйданында узды.

Утырышта катнашучылар 2017 елда Илкүләм технологик инициативаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2018 елга планы, Мәскәү территорисендә инновацион-җитештерү кластерын булдыру, "Автонет" бл картасын гамәлгә ашыру, "Сколково" инновацион үзәге эшчәнлеген тәэмин итү турында сөйләштеләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot