Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Миңнеханов: “Иң төп мәсьәләләрнең берсе – язгы кампанияне финанслауны тәэмин итү”
Селектор киңәшмәсен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында язгы кыр эшләре кысаларында төп мәсьәләләрнең берсе – язгы чәчү кампаниясен финанслауны тәэмин итү, ул 15 млрд сум исәпләнә, шулардан 9 млрд сумы заем кредит ресурсларына туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елда сезонлы кыр эшләрен оештыру һәм башкару мәсьәләсе буенча РФ төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында узган селектор киңәшмәсендә хәбәр итте.
Селектор киңәшмәсен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Чарада федераль министрлар, төбәкләр башлыклары, агросәнәгать комплексында эшчәнлекне гамәлгә ашыручы бизнес вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, Дмитрий Медведев хәбәр иткәнчә, соңгы берничә елда авыл хуҗалыгы яхшы темплар белән үсә. «Безгә, икътисадый кыенлыкларга карамастан, бу темпларны саклап калырга кирәк», - диде Дмитрий Медведев.
Бездә климат һәм һава торышы өстәмә кыенлыклар тудыра, әмма без соңгы елларда боларны хәл итәргә өйрәндек.
Быелгы сезонда 52 млн гектарга якын җирдә язгы чәчүлекләр бар. Орлыклар һәм авыл хуҗалыгы техникасы, минераль ашламалар белән тәэмин ителеш начар түгел.
РФ Авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров хәбәр иткәнчә, төбәкләргә федераль бюджеттан 108,1 млрд сум күчерелгән. Моннан тыш, язгы чәчү кампаниясенә бирелгән кредитлар 24 мартка 32 млрд сум тәшкил иткән.
Үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, төбәктә язгы чәчү мәйданнары 2,9 млн га тәшкил итә, шул исәптән уҗымнар – 490 мең га. Аның сүзләренчә, уҗымнар буенча фараз әйбәт, мәйданнарның яртысы иминиятләштерелгән.
Язгы чәчүне тәэмин итәргә кирәкле 15 млрд сумның 9 млрд сумы заем кредит ресурсларына туры килә, диде Рөстәм Миңнеханов, 4,5 млрд сумы җәлеп ителгән. Ул федераль Хөкүмәткә аграрийларга үз вакытында ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы бюджетыннан да 2 млрд сум бирелде, диде Рөстәм Миңнеханов.
Минераль ашламалар белән тәэмин ителеш республика буенча гектарына уртача 50 кг матдә туры килә, бүгенгә шуның яртысы тупланган, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Республикада 95% трактор, башка авыл хуҗалыгы техникасы төзәтелгән.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, республикада читтән кертелгән товарны алмаштыру кысаларында авыл хуҗалыгы техникасы өчен 2 мең исемдә запас частьләр чыгарыла.
Моннан тыш, ул, гектар исәбеннән субсидияләү кысаларында бәйләнмәгән ярдәм өлешендә федераль акчалар бүлеп бирүне сорап, Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итте.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз