news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов хатын-кыз журналистлар белән очрашты

Очрашу сәбәбе бәйрәм булса да, сөйләшү җитди темалар белән үрелеп барды

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, матур традиция буларак, бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз журналистлар белән очрашты. Очрашу сәбәбе бәйрәм булса да, сөйләшү җитди темалар белән үрелеп барды. Казан урамнарындагы транспорт “бөкеләре” проблемасын хәл итү юллары, балалар бакчалары белән тәэмин ителеш, спорт корылмаларының үсеп килүче буын өчен үтемлелеге, балаларның ана телен белү зарурлыгы һ.б. темалар күтәрелде.

Сөйләшүне транспорт “бөкеләр”еннән башларга бүгенге һава шартлары бозылу этәрде. Кайбер каләм ияләре буранлы көндә транспорт хәрәкәте авырлашканга, очрашуга кичегеп килде. Һава шартлары уңайлы булганда да транспортның күплеге башкала үзәгендә даими транспорт “бөкеләр”е тудыра. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, үзәктән читтәрәк, юлъаергычлар, парковкалар төзү транспорт хәрәкәтен җайга салуда әле ярдәм итә алса, шәһәр үзәгендә аларны төзү генә транспорт хәрәкәте тыгызлыгыннан коткара алмаячак. Иске шәһәрнең бу яңа проблемасын чишүдә Премьер-министр журналистлардан да тәкъдимнәр ишетергә теләде. Әлеге проблеманы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнмичә хәл итеп булмаячак. Хөкүмәт башлыгы белдерүенчә, бу мәсьәләне чишүнең әлегә ике юлы гына күренә. Лондон үрнәгенә ияреп, Казан үзәгендә хәрәкәтне шәхси транспорт өчен түләүле итәргә, яки Сингапурдагы кебек транспорт йөртүгә хокук алуны бик катгыйландырырга. Моңа өстәп шәһәр җәмәгать транспортының халыкны җәлеп итү сәләтен, хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрергә кирәк. Двигательнең Евро 4, Евро5 таләпләренә җавап бирүе зарур. “Автобуслар паркын яңарту гына барлык мәсьәләне хәл итми әле. Шулай ук җәмәгатьчелекнең юл йөрү таләпләрен үтәве өчен менталитетын үзгәртүе дә кирәк”, -ди премьер. Метроның нәтиҗәле эшләве дә транспорт “бөкеләр”еннән котылырга ярдәм итәргә тиеш. 2013 елда Халыкара Студентлар спорты ярышларын кабул итүче шәһәр буларак та Казанның бу проблемаларына кичекмәстән чишелеш сорала.
Универсиада темасының дәвамы буларак, илдә спортчылар тәрбияләү системасын үзгәртү дә читтә калмады.Ил җыелма командасының Ванкувер Олимпиадасындагы уңышсыз чыгышы бүген бу проблеманың ни дәрәҗәдә актуаль булуын ачты. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бу- 10-15 еллар элек илдә спортчыларны әзерләү системасын югалтудан килә. Бары соңгы 4 елда гына бу эшкә кабат алындылар. Хөкүмәт башлыгы бу уңышсыз чыгыштан сабак алып, тиешле нәтиҗәләр ясалыр дип саный. Аның фикеренчә, барысы да ниндидер функционерлар өчен түгел, ә спорт өчен хезмәт итәргә тиеш. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан башкаласында төзелүче Универсиада объектлары, гамәлдәге спорт инфраструктурасы якын елларда башкаланы спортчылар әзерләүдә федераль үзәкләрнең берсенә әйләндерү мөмкинлеген бирә. Премьер искәрткәнчә, бүген республикада күп санлы спорт корылмалары булу, аларның барлык катлау, аеруча балалар һәм яшьләр өчен үтемлелеген тәэмин итүгә җитә. Бу инфраструктура алар мәнфәгатьләренә тулысынча хезмәт итәргә тиеш. Балалар димәктән, очрашуда Казанда балалар бакчалары җитмәү проблемасы да күтәрелде. Аны хәл итүдә киләчәктә төрле класслы түләүле бакчалар булдыру мөмкинлекләре кузгатылды. Ана теле мәсьәләсенә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов һәр кеше туган телен кечкенәдән белергә, аңа гаиләдә, балалар бакчаларында нигез салынырга тиеш дип саный
Халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә әйдәп баручы вазифалар биләгән, дәүләт, бизнес эшендә уңышларга ирешкән хатын-кызларны ир-атлардан нинди сыйфатлары аера? Журналист ханымнар Хөкүмәт башлыгының шул хактагы фикерләре белән дә кызыксынды. Аның белдерүенчә, эшлекле сыйфатлары буенча аларны аерып карарга ярамый. Ә менә шулай да, ди ул, уңышка ирешкән хатын-кызларның ир-егетләрдән бер конкурентлы өстенлеге бар- ул мөлаемлек. Ә лидерлык сыйфатларын тәрбияләүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов потенциалның һәрбер кешедә булуын билгеләп үтә. Бары, ди ул, теләк булганда аны үстерә белергә, өйрәтергә генә кирәк.
Хөкүмәт башлыгы бүгенге очрашуга килгән каләм ияләрен якынлашып килгән бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек, иҗат уңышлары, дәвамлы хезмәттәшлек теләде. Республика журналистикасында хезмәт итүчеләрнең бүген яртысыннан артыгы гүзәл затлар. “Безнең язмыш-сезнең кулда”, диде ул ярым җитди, ярым шаяртып.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100