Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов Хәрби комиссариатлар оешуга йөз ел тулуга багышланган чарада катнашты
Татарстан Республикасы Президенты бүген Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә булды.
(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәрби комиссариатлар оешуга йөз ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чара Россия Армиясенең Үзәк академия театрында узды. Сәхнәдә башта каһарманлык турында театраль пролог күрсәттеләр (Петроград, 1918 ел апреле). Аннан сәхнәгә Россия Федерациясе флагы һәм РФ Кораллы Көчләре флагын чыгардылар.
РФ Кораллы Көчләре Генераль Штабы начальнигы, армия генералы Валерий Герасимов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, йөз ел элек яшь совет республикасының катлаулы чорында Кызыл Армияне оештыру өчен кычка вакытта җирле хәрби идарә ораганнарын булдыруны һәм армия частьләрен туплауны таләп итте.

"Соңрак 1918 елның 8 апрелендә өлкә, уезд, губерния һәм округ хәрби эшләр буенча комиссариатлар булдыру турында карар кабул ителде", - диде Валерий Герасимов. Аның сүзләренчә, бүген военкоматлар гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру, кеше һәм транспорт ресурсларын җәлеп итү өчен җавап бирә.

Концертта Александров ансамбле, Пятницкий хоры, Алла Духова балеты һәм башкалар чыгыш ясады.
"Татар-информ" Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз