news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Миңнеханов: “Хөкүмәт күп нәрсәләргә журналистлар белән бергә өйрәнә”
Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, федераль ММЧ ның Татарстандагы үз хәбәрчеләре белән очрашты
Скопировать ссылку
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, федераль ММЧ ның Татарстандагы үз хәбәрчеләре белән очрашты. Һәр елны Яңа ел алдыннан уздырыла торган әлеге традицион очрашу узып баручы елга нәтиҗәләр ясаудан башлана.
Икътисади кризис белән бәйле 2009 ел, алдан фаразланганча, ил, шул исәптән Татарстан икътисады өчен дә катлаулы ел булды. Узган елларда ирешелгән дәрәҗәләрне югалту сиздерсә дә, республикага агымдагы елны азрак югалтулар белән үткәрү мөмкин булган. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республика казнасына керем узган елга караганда 26 млрд. сумга азрак алынган. Шулай да РФ Финанс министрлыгы булышлыгы белән бюджетны баланслауга ирешелгән. Бюджет кредитлары җәлеп итү аша чыгымнар буенча йөкләмәләр дә үтәлгән. Гомумән алганда, акчалар узган елдагы дәрәҗәдә сарыф ителгән. Монда Татарстанның федераль программаларда катнашуының ярдәме тигән. Премьер сүзләренә караганда, быел федераль үзәктән, узган елга караганда, 2 тапкырга күбрәк финанслар алынган. Мәсәлән, Универсиада проектына 11 млрд.сум, күп катлы торак йортларны капиталь ремонтлауга - 4,7 млрд. сум федераль үзәк акчалары җәлеп ителгән.
Киләсе елга бюжет кытлыгы 12 млрд. сум тирәсе булыр дип фаразлана. “РФ Финанс министрлыгы белән килешүгә ирешелде. Әгәр республика планлаштырылган керем өлешен формалаштыра алмый икән, шуның яртысы күләмендә Финанс министрлыгы аша бюджет кредиты җәлеп ителәчәк”, -ди Хөкүмәт башлыгы.
Төзелеш комплексы тармагына килгәндә, биредә, елның катлаулы килүенә карамастан, узган елга караганда беркадәр үсеш күзәтелә. Беренчедән, республикда эре төзелешләрнең берсе –“ТАНЕКО” комплексын төзү дәвам итә. “Алабуга” МИЗ да да быел зур күләмле эшләр башкарылган. Үсешне билгеләүдә үтемле социаль торак төзелеше дә сизелерлек роль уйнаган. Киләсе елда тәзелеш тармагында иң мөһим бурычларның берсе итеп премьер “ТАНЕКО” ның беренче чираты төзелешен тәмамлап, сафка бастыруны атады. Бүгенге көндә бу төзелешкә 120 млрд. сумнан артык финанслар тотылган. Беренче чират төзелешен киләсе елның октябренә кадәр тәмамлап, нефть эшкәртү заводын эшләтеп җибәрү ниятләнә.
Капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру да киләсе елда ТР Хөкүмәте эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып кала. Билгеле булганча, быел Татарстан ике еллык капиталь ремонт программасын башкарып чыкты. Узган ел белән чагыштырганда, быел бу өлкәдә тагын да нәтиҗәлерәк эшләдек ди, Рөстәм Миңнеханов. Быел төрле чыганаклардан бу максатларга 10 млрд. сумга якын финанслар җәлеп ителгән. Алар планда каралган 2 300 йортны тиешле таләпләргә китерү өчен тулысынча тотылган. Узган ике ел эчендә республикада торак фондының 30 проценты капиталь төзекләндерелгән. Алда тагын да зуррак эшләр тора, бигрәк тә Казанда. Премьер киләсе елда капиталь ремонтның дәвам итәчәген ышандырды. Республикадан бу максатларга 4,5 млрд сум җәлеп итү мөмкинлеге бар.
2010 елда Универсиада обектлары төзелеше зур темплар алачак. Бүген бары стадионда гына эшләр башланмаган. “Кыенлыклар юк, әгәр финанслау шундый темпларда барса, күп объектлар 2010-2011 елларда сафка басачак. 2012 елда инде аларда спортның кайбер төрләре буенча сынап карау рәвешендә ярышлар уздыру ниятләнә. Универсиада объектларына гына түгел, социаль корылмалар төзелешенә дә игътибар кимемәячәк. Киләсе елда Чаллыда медицина үзәген файдалануга тапшыру бурычы тора. Аңа 2,5 млрд. сум күләмендә финанслар җәлеп ителгән. Шуның 900 млн. сумы алман компанияләре кредиты. Аларга югары технологияле медицина җиһазлары алынган. Клиниканың беренче чираты инде әзер. Киләсе елда ул тулыканлы медицина үзәге булып эшли башларга тиеш. Ул Казандагы Төбәкара клиник-диагностика үзәге, Әлмәттә нефтьчеләр төзегән медицина үзәгеннән соң, республикада өченче үзәк булачак. “Республикада югары технологияләр өлкәсендә эшләүче 2 медицина үзәге булу быел республикада 17 мең кешегә югары технологияле операция ясау мөмкинлеге бирде”,- ди Хөкүмәт башлыгы. Аның белдерүенчә, хакимят эшчәнлеген бәяләгәндә халыкның яшәү дәрәҗәсе һәм сыйфаты төп критерий итеп алына. Халыкның сәламәтлеген тәэмин итү - аның нигезе.
Премьер Татарстанның киләсе елда шулай ук хезмәт базарын тотрыклыландыру, үзебезнең автомобиль предприятиеләренә ярдәм буенча (техника сатып алу) федераль программаларда катнашуын дәвам итәчәген белдерде. “Бердәм Россия” партиясе программасы буенча шәһәр-районнарда спорт объектлары төзелеше дә дәвам итәчәк. Кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары да актуаль булып кала. Лизинг-грант программасы, Гарантия фонды аша ярдәм, Химгард технополисы, “Кама Аланы” индустриаль паркы буенча шактый эшләр башкарылачак.
Рөстәм Миңнеханов очрашу соңында каләм ияләренә Яңа ел теләкләрен юллап, аларга сәламәтлек, эшләрендә һәм тормышларында уңышлар теләде. Аның белдерүенчә, журналистлардан башка эшләүне күз адына китереп булмый. Алар халык белән ике арада күпер төзүчеләр, хакимият идеяләрен, яңа башлангычларны аңлатучылар. “Без шушы еллар эчендә күп нәрсәгә бергәләп өйрәнәбез”, -ди Премьер-министр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2