news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов Х.Гыйльфановны Татарстанның Свердловск өлкәсендә Даими вәкиле итеп билгеләде

Алдан Хәйдәр Гыйльфанов Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары вазифасын биләгән иде.

(Казан, 8 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәйдәр Гыйльфановны өч елга Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле итеп билгеләү турындагы указны имзалады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алдан Хәйдәр Гыйльфанов Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары вазифасын биләгән иде.

  • 2011 елдан Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеген җитәкләгән Ринат Садриев быел апрель аенда вазифасыннан азат ителде һәм үз теләге белән эшеннән китте.

news_right_1
news_right_2
news_bot