Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов губернаторларның нәтиҗәлелеге рейтингы бишлегенә кергән
Гражданлык җәмгыяте үсеше фонды рейтингның сигезенче чыгарылышын тәкъдим итә
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов губернаторларның нәтиҗәлелеге рейтингында үз позициясен саклады.
Аерым алганда, Гражданлык җәмгыяте үсеше фонды рейтингның сигезенче чыгарылышын тәкъдим итә.
Рейтингны төзегәндә “Җәмәгатьчелек фикере” фондының «Георейтинг» тикшерү мәгълүматлары, Россия Дәүләт статистикасы федераль хезмәте материаллары буенча төбәктәге икътисади хәлгә бәяләмә, “Илкүләм мониторинг хезмәтенең медиа-нәтиҗәлелек индексы, эксперт бәяләүләре һәм Россия төбәкләренең социаль хәле күрсәткечләре исәпкә алынган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рейтингның беренче төркемендә Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев белән бер үк төрле балл (75 баллдан артык) белән 4-5 урыннарны булеште.
Рейтинг тарихында беренче тапкыр лидер алмашты. Беренче урынны Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов, икенче урынны рейтингта лидерлык иткән Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Кобылкин алды. Бу Гомумроссия халык фонды тикшерүләре вакытында төбәк җитәкчелегенең үз мәнфәгатьләрендә VIP-чартерларны еш куллануын ачыклану белән дә бәйле. Кобылкин Белгород өлкәсе губернаторы Евгений Савченко белән 2-3 позицияне бүлешкән, дип хәбәр итә Гражданлык җәмгыяте үсеше фонды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз