news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов “Газпром” башлыгы белән республиканың газ-мотор тармагы турында сөйләшәчәк

2018 елның беренче яртыеллыгында Татарстан шоферлары 16 миллион кубометрга якын газ-мотор ягулыгы кулланган.

Р.Миңнеханов “Газпром” башлыгы белән республиканың газ-мотор тармагы турында сөйләшәчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Газпром” башлыгы Алексей Миллер белән республиканың газ-мотор инфраструктурасын үстерү турында фикер алышчак. Әңгәмә Россия энергетика атналыгы кысаларында VIII Петербург халыкара газ форумында булачак. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

Фикер алышуның төп темасы төбәк белән компания хезмәттәшлеген алга таба үстерү булачак, диде рәсми вәкил. Лилия Галимов белдергәнчә, Татарстан илдә газификация буенча иң югары күрсәткечләрнең берсенә – 99,5 процентка ия. Ә ил буенча уртача күрсәткеч 68 процентны тәшкил итә.

“Фикер алышу өчен аерым тема – Татарстанда газ-мотор инфраструктурасын үстерү. Бүген республикада 19 газ заправкасы эшли, газ-мотор ягулыгын сату үсә. 2015 елда Татарстанда бу ягулык барлыгы 14 миллион кубомерт кулланылган булса, 2018 елның беренче яртыеллыгында газ-мотор ягулыгын куллану 15,8 миллион кубометрга җиткән”, - дип сөйләде журналистларга Лилия Галимова.

Ул республикада 20нче газ заправкасы төзелеше башлану турында да белдере. Ягулык салу станциясе Әлмәт шәһәрендә барлыкка киләчәк. Мондый станцияләрне Нурлатта һәм Зәйдә эшләү планлаштырыла.

“Перспективада челтәр киңәячәк, газ ягулыгы станцияләре төзү өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирелә”, - дип йомгаклады Казан Кремленең рәсми вәкиле.

news_right_1
news_right_2
news_bot