news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов Ерак Көнчыгыш, Урал федераль округларындагы милләттәшләр белән очрашты

Очрашуда милләттәшләребез Татарстан белән икътисади бәйләнешләрне ныгыту юлларын тәкъдим итте

(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ", Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының Ерак Көнчыгыш һәм Урал федераль округларындагы төбәк бүлекләре, татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Ерак Көнчыгыш округында 55 меңнән артык милләттәшебез гомер кичерә. Биредә татарлар рус, якут, украин һәм кореялеләрдән соң 5 нче урында. Урал яклары исә татарларның тарихи тупланып яшәү урыны. Биредә татарлар сан ягыннан руслардан гына калыша.

Бу якларда татар оешмаларын, милләттәшләре мәнфәгате өчен җан атучы эшмәкәрләр җитәкли. Алар үзләре яшәгән төбәк белән тарихи ватаннары арасында икътисади багланышларның ныклы булуын кайгырта. Бүгенге очрашуда да алар Татарстан белән икътисади бәйләнешләрне ныгыту юлларын тәкъдим итте.

Ерак Көнчыгыш федераль округына кергән Саха-Якутия республикасы, Хабаровски, Приморье крайлары, Магадан өлкәсе белән Татарстан арасындагы товар әйләнеше күләме зур түгел. Шуңа күрә федераль округта Татарстан вәкиллеген ачу төбәк өчен бүген көнүзәк мәсьәлә. Татарлар инде күптән җирле халык булып тамыр җәйгән Төмән өлкәсе дә Татарстанның икътисади-сәүдә вәкиллеген ачуга мохтаҗ. "Төмән өлкәсе татарлары конгрессы" иҗтимагый оешмасы президенты, "Запсибгазпром" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Нурулла Саттаров белдергәнчә, бүген төбәктәге татар эшмәкәрләре аерым эшләргә мәҗбүр. Сәүдә вәкиллеге ачылу алар эшчәнлеген активлаштыру, Татарстан мөмкинлекләрен киңәйтүгә хезмәт итәр иде, ди ул. Аның фикеренчә, Төмәндә "Татнефть"нең вәкиллеген ачу да яңа офыклар ачачак. Аерым, алганда ул, Татарстан нефть компаниясенә Төмәннең төньягындагы нефть ятмаларын үзләштерүдә катнашырга ярдәм итәчәк. ТР Хөкүмәте башлыгы тәкъдимне хуплап, татар эшмәкәрен бу хакта җентекле сөйләшү өчен "Татнефть" нең декабрь азагында узачак Директорлар Советы утырышына чакырды.

Чиләбе өлкәсендәге милләттәшләр дә үз төбәкләрендә ныклы элемтәләр өчен Татарстанның сәүдә вәкиллеген күрергә тели. Алар бу вәкиллек ачылышында финанс ярдәме күрсәтергә әзер, ди өлкә татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова.

Ханты-Манси автономияле округыннан килгән милләттәшләребез Сургут шәһәрендә Татарстанның сәүдә йорты эшчәнлеген яңартуда ярдәм сорый. Бу эшне алып барырлык кандидатны да тапканнар. Сургут шәһәре татарлары милли –мәдәни мохтәрияте рәисе Рафаиль Ульбәков шул ук вакытта тагын бер мөһим проблеманы күтәрде.Төбәктә татарлар күп яшәсә дә Татарстанның рәсми делегацияләре бу якларда бик сирәк була. Бу җәһәттән Башкортстан җирле общиналары белән
бик актив эшли, ди ул. Аның фикеренчә, Татарстан делегациясенең визитлары татарларның җирле хакимият алдында абруен күтәрүдә зур роль уйнаячак. Бу теләк Свердловски өлкәсе вәкилләреннән дә яңгырады. Рөстәм Миңнеханов әлеге төбәкләргә киләчәктә сәфәрләр планлаштырырга сүз бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100