news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Энергия һәм ресурсларны саклауның актуальлеге бүгенге катлаулы чорда арта”

Казанда “Энергетика. Ресурсларны саклау” халыкара күргәзмә һәм “Энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” дигән симпозиум эшли башлады

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бу көннәрдә “Казан ярминкәсе” энергия һәм ресурсларны саклау буенча яңа җиһазлар, алдынгы технологияләр тәкъдим итү, энергия саклау белән бәйле актуаль проблемаларны уртага салып сөйләшү мәйданына әверелде. Бүген биредә 11 нче тапкыр “Энергетика. Ресурсларны саклау” халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм “Энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” дигән X халыкара симпозиум эшли башлады. Әлеге чаралар ТР Хөкүмәте, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Министрлар Кабинеты каршындагы Энергия саклау технологияләре үзәге, Казан шәһәре мэриясе тарафыннан оештырылды.

“Энергетика. Ресурсларны саклау” халыкара күргәзмәсенең заманча җиһазлар, хисап һәм ресурсларны куллануны җайга салу приборларын, энергетика иминлеге системаларын, яңа технологияләр куллануны күздә тоткан программалар тәкъдим итү урыны буларак абруе елдан-ел үсә. Моны катнашучылар саны да раслап килә. Быел биредә Россиянең 40 төбәгеннән һәм Белоруссиядән 130 га якын предприятие һәм фирма, дөньяның 6 иле (Австрия, Төркия, Германия, Финляндия, Франция, Япония) компанияләре вәкиллекләре үз продукциясен, технологияләрен тәкъдим итә.

Күргәзмәне ачу тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге президенты Александр Шохин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Муаед Канкулов,“ЛУКОЙЛ” компаниясе генераль директоры урынбасары Равил Маганов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һ.б. катнашты.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү чыгышында белдергәнчә, энергия һәм ресурсларны саклауның актуальлеге бүгенге катлаулы икътисади чорда тагын да арта. Моны быелгы күргәзмәдә катнашучы компанияләр саныннан да күрергә мөмкин. Премьер-министр энергия, ресурсларны саклауга багышланган бу традицион күргәзмә һәм аның кысаларында узучы симпозиумның роле сизелерлек үсә баруын искәртеп, аның инде күптән федераль югарылыкка күтәрелүен ассызыклады.

Энергия һәм ресурсларның нәтиҗәлелеге, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге президенты Александр Шохин фикеренчә, бүген ил икътисадын модернизацияләүнең актуаль юнәлешләре булып санала. Аның фикеренчә, бу ике факторны икътисадны яңартып коруның индикаторы дияргә мөмкин. “Дөньяның ныклы үсеш алган башка илләре белән чагыштырганда, Россия икътисадының энергия сыйдырышлылыгы берничә тапкырга югары. Өстәвенә хезмәт ресурслары да нәтиҗәле файдаланылмый”, дип билгеләп узды Шохин. Аның белдерүенчә, Татарстан энергия саклау мәсьәләләренә илдә беренчеләрдән булып алынган төбәк. Үткән еллар аның уңышлы нәтиҗәләрен дә бирә. Бу юнәлештә зур юл узган республика бүген энергия саклауның системалы нигезе булган алдынгы төбәк. Александр Шохин республикада “2006-2010 елларга энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге турында”гы гамәлдәге программаның уңышлы үтәләчәгенә ышаныч белдерде. Аның сүзләренә караганда, хәзер ил предприятиеләре бу өлкәдә 10 ел алга карап эш итәргә тиеш. “Казанда ачылган күргәзмәдә катнашучы предприятиеләрнең киләчәккә йөз тотып эшләүләре ачык күренә. Шул сәбәпле, алар икътисади кыенлыклар чорында яшәп кенә калмыйча, озак вакытлы перспективага да эшли, конкурентлыкка сәләтле продукция дә җитештерә”, -дип ассызыклады ул.

Энергия һәм ресурсларны саклау буенча быелгы күргәзмәдә катнашучы компанияләрнең яртысы – Татарстан вәкилләре. Араларында “Татнефть”, “Татэнерго”, “Казаноргсинтез”, “Түбән Кама нефтехим”, “Түбән Кама шин” ААҖ кебек гигантлар бар. “Татнефть”, мәсәлән, ресурсларны саклау буенча республика программасы кысаларында, тармакның үз программасын тормышка ашыра. Билгеле булганча, тармакта электр энергиясен гомуми куллану күләменең 95 процент өлеше нефть чыгаруга туры килә. Узган 9 ел эчендә компания һәм аның бүлекчәләрендә шушы программалар ярдәмендә энергия һәм җылылык реурсларын куллануны 33,4 процентка кыскартуга ирешелгән. Биредә шушы максатка хезмәт итүче яңа төр технологияләр кулланыла. Мәсәлән, үткәргечләргә җир асты ремонты уздыруда чылбырлы приводлар куллану, бер скважина аша ике катламны аерым эксплуатацияләү һ.б. Алга таба моны тагын да камилләштереп, 1 скважина белән 3 катламны эшкәртү планын тормышка ашыру уе бар. Соңгы елларда компаниядә ресурслар һәм энергиянең нәтиҗәлелеген күтәрүдә кулланылучы югары технологияләр бүгенге күргәзмәдә дә урын алган. Компаниянең баш энергетигы Александр Евсеев хәбәрчебез белән булган әңгәмәсендә белдерүенчә, бүген компаниянең бөтен бүлекләрендә иярчен нефть газын утильләштереп (95 процентка кадәр) электр энергиясен эшләү программасы гамәлгә ашырыла. Күргәзмәдә аны гамәлгә ашыру ысуллары “Ямашнефть” нефть-газ табу идарәсенең Архангельски ятмасын үзләштерүе мисалында тәкъдим ителә. “Компаниягә алга таба чыгымнарны киметү юлларын эзләүне дәвам итәргә кирәк”, -ди баш энергетик.

“Казаноргсинтез” җәмгыятендә энергия саклау программасы тулысы белән гамәлдәге производстволарны модернизацияләүгә бәйләнгән. Компаниянең баш энергетигы урынбасары Олег Захаров соңгы яңалык итеп фенолсыз поликарбонат заводын куллынылышка тапшыруны атады. Предприятиедә хәзер , илдә беренче буларак, углеродның сыек диоксидын җитештерү җайга салынган. Поликарбонат заводы өчен төп чимал булган бу продукт этилен заводының факеллы газлары нигезендә алына. “Элек бу газларны факелда яндыра идек, хәзер аларны янәдән производствога кертеп (икенчел пар рәвешендә), аннан продукция алабыз. Икенчел парның үзкыйммәте, ТЭЦ лардан алган парга караганда, 20 тапкырга кимрәк. Этилен заводы куәтләрен арттыра. Биредә продукция чыгару күләме үсә бара, ә энергия ресурсларын куллану күләме артмый, өстәвенә икенчел энергия ресурслары да эшләп чыгарыла ди”, - Олег Захаров. Ул шулай ук түбән басымлы полиэтилен производствосының да зур нәтиҗәлелек бирүенә тукталып узды. Предприятиедә күрелә торган чаралар ярдәмендә 2008 елдан бирле товар продукциясенең энергия сыйдырышлылыгы да төшә бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100