news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов: “Электрон хезмәтләр күрсәтүгә күчү архивлар эшенең нәтиҗәлелеген күтәрәчәк”

Хөкүмәт башлыгы архивлар штатын арттырып кына тармак эшчәнлегендә зур үзгәрешләргә өметләнеп булмый, дип саный

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Архивларга мөрәҗәгатьләрнең елдан-ел артуы кадрлар кытлыгы китереп чыгарган. Документлар буенча алынган мөрәҗәгатьләрне вакытында канәгатьләндерү өчен бүген республика архивларына штаттагы хезмәткәрләр җитми. ТР Милли архивы, ТР Тарихи-сәяси документларның үзәк дәүләт архивларына, мәсәлән, тагын 18 әр хезмәткәр таләп ителә. Барлык архивлар буенча таләп ителгән штат берәмлеге саны бүген 50 дән артып китә. “Быел аларда өчәр генә штат берәмлеген булдыруга ирешү дә әйбәт булыр иде”, - ди ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Данил Ибраһимов. Идарә җитәкчесе бу проблеманы бүген ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында күтәреп чыкты.

Коллегия утырышында катнашкан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов архивлар штатын 50 кешегә арттырып кына тармак эшчәнлегендә зур үзгәрешләргә өметләнеп булмый, дип саный. Нәтиҗәле эшчәнлеккә ирешү өчен, ди ул, тармакта системалы үзгәрешләр кирәк. Аның белдерүенчә, мәгълүмат технологияләрен актив куллануга һәм архивларның халыкка электрон хезмәтләр күрсәтүенә күчү моның чишелеше булырга тиеш.Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, “Электрон Татарстан” проекты аша тәэмин ителүче бу система архив эшен яхшыртачак. Электрон хезмәтләр күрсәтү мөрәҗәгатьләр белән эшләүне шактыйга тизләтәчәк.

Дөрес, бу системага күчү өчен архив документларының электрон вариантын эшләү генә җитми. Электрон системадан бу документларны эзләүнең яңа технологиясен эшләргә, бүген архивларда эшләүче кадрларны аннан файдаланырга өйрәтергә кирәк булачак. Премьер ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге белән Баш архив идарәсе алдына әнә шундый мөһим бурыч куйды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, эшне кайдан башларга дигән сорауга җавап табу бик мөһим. Кулланучылардан нинди докуметлар күбрәк соратыла, шуны ачыклау кирәк. Шул ук вакытта архивларда кыйммәтле документларның бик зур мирасы тупланган. Аларның тиз арада электрон күчермәсен булдыру да кирәк. Хөкүмәт башлыгы фикеренчә,әлегә кәгазьдә булган архив документлары җитәрлек кулланыш тапмый. Электрон вариантта булганда, аларның төрле катлам кулланучы өчен үтемлелеге артачак.

Электрон хезмәтләр күрсәтү өчен муниципаль архивларның матди-техник базасы әлегә әзер түгел. Коллегия утырышында билгеләп үтелгәнчә, бүген 11 муниципаль архив кына Интернет челтәренә тоташтырылган. Премьер-министр моны 21 гасырда зур җитешсезлек буларак бәяләде. Аның фикеренчә, бүген Хөкүмәт архивларга эшләү өчен барлык шартларны тудырырга тиеш. “Бу акчалар сорый, әмма без моңа барырга әзер”, -ди ул.

Рөстәм Миңнеханов муниципаль архивлар проблемаларын хәл итүдә җирле үзидарәләр белән актив эшләргә чакырды. Бу электрон хезмәтләр күрсәтүне оештыруга да, муниципаль архив биналарын җылыту, аларны кадрлар белән тәэмин итү, шулай ук янгын иминлеген тәэмин итүгә дә кагылырга тиеш. Тиздән бу мәсьәләләр буенча муниципалитетлаа катнашында видеоконференция узачак.

Бүгенге коллегия эшендә катнашкан ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге генераль директоры Николай Никифоров дәүләт һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә электрон документлар әйләнешенең үсеш динамикасына тукталып узды. Аннан күренгәнчә, 2008 елда республиканың электрон документ әйләнеше системасында 690 мең электрон документ сакланган. Алар, нигездә, кәгазь документлардан сканерлап эшләнгән.Узган ел ахырына дәүләт һәм муниципаль структураларда кулланылучы электрон документлар саны 1 млн. 300 меңгә җиткән. 2008 ел ахырында электрон документ әйләнеше системасына 251 оешма ялганган булса, 2009 ел ахырында аларның саны 927 гә җиткән. “Баштан ук тулысынча электрон юл белән төзелгән документлар саны бүген 80 меңгә җитә. Электрон документ әйләнеше системасында шундый документлар өлеше 8-9 процент алып тора. Бүген аларны ничек сакларга дигән сорау килеп басты”, - ди Николай Никифоров. Быел бу мәсьәләне хәл итәчәкләр. ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе, Федераль архив агентлыгы белән берлектә Баш архив идарәсендә программа аппарат комплексы төзергә планлаштыра. ТР Хөкүмәте докуметлар әйләнеше системасыннан электрон документлар аның ярдәмендә автоматик режимда саклауга тапшырылачак.






news_right_1
news_right_2
news_bot