news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов: “Электрон дәүләт хезмәтләре һәр авыл торак пунктына барып ирешергә тиеш"
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә Премьер-министр ТР территориясендә электрон дәүләт хезмәтләрен активрак кертү бурычын куйды
Скопировать ссылку
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында коллегиянең “ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының 2009 елгы эшенә нәтиҗә ясау һәм 2010 елга бурычлары турындагы” киңәйтелгән утырышы узды.
Коллегиядә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов төп доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, республиканың элемтә тармагы дөньяви финанс кризисы нәтиҗәләрен җиңде. 2009 елда 28,749 млрд. сумлык тулаем табыш алынган, 2008 ел белән чагыштырганда бу 111 процент тәшкил итә. 2010 елда тулаем табыш 31,94 млрд. сум тирәсе булырга тиеш. 2009 елда тармак хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 15341 сум тәшкил иткән, бу 2008 ел белән чагыштырганда ул 7,6 процентка арткан.
Министр электрон дәүләт хезмәтен кертүнең мөһим булуын ассызыклады. Ул Сингапурны мисал итеп китерде, анда 1500 тирәсе электрон дәүләт хезмәте кертелгән, ә Казакъстанда 700гә якын. Министр фикеренчә, Татарстанның интеллектуаль потенциалы бу өлкәдә омтылыш ясарга мөмкинлек бирә.
Коллегиядә катнашучыларга Дәүләт Советының Мәскәүдәге утырышыннан видеофильм күрсәтелде. Анда Россия Президенты Дмитрий Медведев 2015 елга барлык дәүләт хезмәтләрен электрон вариантка күчереп бетерү бурычын куйган иде. Аның сүзләренчә, электрон дәүләт хезмәтләренә күчү вакыт таләбе булып тора.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы утырышында Татарстанның мәгълүмати коммуникацияләре арасында яңа технологияләр кертелә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнехаов. Ел саен халыкка яңа, сыйфатлы хезмәт күрсәтелә. Цифрлы ТВ кертелә, “Электрон Хөкүмәт” проекты үз мөмкинлекләрен киңәйтә. Электрон хезмәт күрсәтү өлкәсендә ведомствоара элемтәне көчәйтергә кирәк, дип ассызыклады ТР Премьер-министры. Барлык министрлык һәм ведомстволар бердәм мәгълүмати кырда эшләргә тиеш. Электрон дәүләт хезмәтләре һәр авыл торак пунктына барып ирешергә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2