Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Миңнеханов "ЭкоНива" җитәкчелеге белән авыл хуҗалыгында хезмәттәшлек турында сөйләште
«ЭкоНива-АПК Холдинг» компаниясе - Россиядә сөт җитештерүчеләр арасында иң эресе, биредә тәүлегенә 1 400 тонна сөт җитештерелә.
(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЭкоНива» компанияләр төркеме президенты Штефан Дюрр белән очрашты. Яклар авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР икътисад министры Фәрид Габделганиев, "Северная Нива" ҖЧҖ башкарма директоры Петр Дубянский һәм башкалар катнашты.
«ЭкоНива-АПК Холдинг» компаниясе - Россиядә сөт җитештерүчеләр арасында иң эресе, биредә тәүлегенә 1 400 тонна сөт җитештерелә. Эре мөгезле терлек саны - 120 мең башка җитә. Компаниянең авыл хуҗалыгы предприятиеләре Воронеж, Курск, Рязань, Төмән һәм башка төбәкләрдә бар. Хәзер компания Татарстан Республикасы территориясендә дә эшли башлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз