news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов «Дизайн Рус» генераль директоры белән хезмәттәшлек итү хакында фикер алышты

«Алабуга» махсус икътисади зонасындагы «Дизайн Рус» заводы елына пластиктан 23,3 мең тонна эшләнмә җитештерә.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дизайн Рус» ҖЧҖ генераль директоры Седат Созудогру белән алга таба хезмәттәшлек итү һәм бизнесны үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дизайн Рус» компаниясе «Алабуга» махсус икътисади зонасы резиденты санала. Ул полипропилен һәм полиэтиленнан пластмасса плитәләр, торбалар, шулай ук профильләр җитештерә. Төркиянең «Дизайн Групп» компаниясе бүлендек предприятиесе «Алабуга» махсус икътисади зонасының «Синергия» индустриаль паркы территориясендә 2015 елның ноябрендә ачылды.

Завод елына 23,3 мең тонна продукция эшләп чыгара. Проектка 17 миллион доллар күләмендә инвестиция кертелгән, 88 эш урыны булдырылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot