Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Миңнеханов Давос форумына нигез салган Клаус Шваб белән очрашты
Очрашуда дөнья икътисадына бәйле вәзгыять, кризистан чыгу перспективалары һ.б. хакында сүз барган
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кичә Давос форумына нигез салган Клаус Шваб белән очрашты, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте. Очрашуда дөнья икътисадына бәйле вәзгыять, кризистан чыгу перспективалары һ.б. хакында сүз барган.
Клаус Шваб быел Казанга килергә ниятли. Бөтендөнья икътисади форумына нигез салучы бу шәхеснең сәфәр вакыты хәзер килештерелә. Сәфәр татар халкының милли бәйрәме Сабан туе чорына туры китерелергә яки агымдагы елның көзенә планлаштырылырга мөмкин.
Билгеле булганча, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР делегациясе бу көннәрдә Швейцариядә 40 нчы Бөтендөнья икътисади форумында катнаша. Делегация составында шулай ук “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Татанефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәутдинов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз