news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: Дөнья чемпионаты вакытында бөтен өлкәләрдә иминлекне тәэмин итәргә кирәк

Халыкара ярышлар югары дәрәҗәдә узарга тиеш, дип әйтте Татарстан Президенты.

Р.Миңнеханов: Дөнья чемпионаты вакытында бөтен өлкәләрдә иминлекне тәэмин итәргә кирәк
president.tatarstan.ru

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Татарстанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында бөтен өлкәләрдә, шул исәптән турнирда катнашучыларның, кунакларның һәм җирле халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мундиаль вакытындагы иминлекне тәэмин итүгә багышланган Төбәк иминлеге советы утырышында әйтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халыкара ярышлар югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Чемпионатка әзерләнү этабы ахырына якынлашып килә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

“Чемпионатка кадәр бер айдан бераз гына күбрәк вакыт калып бара. Без аңа әзерлек буенча финишның туры сызыгына чыктык. Иң мөһим бурыч – турнирны югары дәрәҗәдә уздыру. Без турнирда катнашучыларның, кунакларның, шәһәр һәм республика халкының куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиешбез”, - дип җиткерде ул.

Республика лидеры барлык өлкәдә дә куркынычсызлыкны гарантияләргә кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Татарстанда хәзер объектларны терроризм, янгын куркынычсызлыгы буенча һәм мәгълүмати яктан куркынычсызлыкны тәэмин итүдә зур эш башкарыла.

Шул ук вакытта проблемалы мәсьәләләр бар, алар буенча әле эшләргә кирәк, дип өстәде Р. Миңнеханов.

"Объектларны террорчылыктан саклау, янгын иминлеге һәм су объектларында иминлекне, юл хәрәкәте иминлеген, өзлексез энергия белән тәэмин итү, сәнәгать предприятиеләренең ышанычлы эшләве, эпидемилогоик иминлекне тәэмин итү, шулай ук мәгълүмат иминлеген тәэмин итү буенча бик зур эш алып барыла", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта,ТР Президенты сүзләренчә, берничә проблемалы мәсьәлә бар. "Безнең бурыч - тупланган тәҗрибәне өйрәнеп, хәл итү юлларын табарга", - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Утырышта шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, төбәк министрлыклары һәм ведомство вәкилләре катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100