news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов дәүләт-хосусый партнерлык турында: Гамәлгә ашырылмаган резервлар әле байтак

“Федераль Хөкүмәтнең көн тәртибенә куелмасалар, бу проектлар сүздә генә калачак”, - ди Татарстан Президенты.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Әгәр һәр төбәк дәүләт-хосусый партнерлык буенча еллык программасын эшләсә, бу мәсьәләдә алга китеш күләмен чамалап булыр иде, дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул бүген "Инфраструктурага инвестицияләр" дәүләт-шәхси партнерлыгы буенча I Идел буе форумы кысаларында узган пленар утырышта белдерде.

"Идел буенда инфраструктурны яңарту: хосусый инвестицияләргә ставкалар һәм бюджет белән нәтиҗәле идарә" темасына багышланган утырышта катнашкан спикерлар дәүләт һәм хосусый компанияләрнең хезмәттәшлеге өчен финанслау проектлары булырга тиеш, дигән уртак фикергә килделәр. Рөстәм Миңнеханов төбәкләрдә бу мәсьәлә буенча семинар уздырырга, аннары министрлык-ведомстволарны катнаштырып, еллык план формалаштырырга тәкъдим итте. “Сүзне тормышка ашырырга булыша торган партнерлар табу зарури. Безгә, тулаем алганда, дәүләт-хосусый партнерлык буенча ниндидер мәсьәләләрне яңадан карарга кирәк. Бүгенге форум федераль үзәк өчен дә ниндидер тәкъдимнәр эшләргә тиеш, чөнки алай булмый инде, ничә еллар буе сөйлибез, ә эшләнгән эш аз”, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов эре проектларга шактый зур күләмдә акча сарыф итү кирәклеген билгеләп узды. Аның әйтүенчә, юллар төзелеше буенча зур проектлар да икътисад үсешенә этәргеч бирә. “Кама сәнәгать кластеры турында сөйлибез, юллар, күпер булмаса, бу кластер тормышка аша алмас иде. Мондый мәсьәләләр күп. Без үз каналларыбыз буенча кемнедер эзлибез, бу проектларга дәүләт ярдәме дә күрсәтелергә тиеш, әлбәттә. Акча кыйммәте 9-10 процент булып, башта банкка, аннары бөлгенлеккә кадәр эшләп, нинди концессия булсын инде?! Берни килеп чыкмаячак. Бүген бу механизмнарны эшләтеп җибәрә алырлык мөмкинлекләр бар. Механизм булмаса, бернинди концессия була алмый. Әмма дөнья шушы юнәлештә хәрәкәт итә. Без үз дәрәҗәбездә максималь рәвештә эшләп, аннары җитди рәвештә бу сорауларны федераль дәрәҗәгә чыгарырга тиешбез. Федераль Хөкүмәтнең көн тәртибенә куелмасалар, бу проектлар сүздә генә калачак. Безгә уңай тәҗрибәләрне үзара алмашырга кирәк. Минем генә әйтүем бер әйбер, ә округның 14 төбәге бу хакта сөйләсә, тавышыбыз икенче төрле чыгачак”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент әйтүенчә, без хәбәрдар булмаганлыктан, гамәлгә ашырылмаган резервлар әле байтак. “Бездә бит беркем дә бу белгечләрне әзерләмәде. Инициаторлар табыла, алар тырыша, кемдер ташлый, кемдер дәвам итә. Әгәр бу мәйданчык эшен бер калыпка салсак, ел саен җыелсак, адымлап башкарсак, һәр төбәк еллык программасын эшләсә, ничегрәк алга китүебезне күреп булыр иде. Бу - бик нәтиҗәле сөйләшү, безнең инициативаларны гамәлгә ашыруда федераль коллегалар өчен дә этәргеч булыр иде бу”, - дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов.

Дәүләт-хосусый партнерлык Илкүләм үзәге идарәсе рәисе Павел Селезнев фикеренчә, Татарстан Республикасы дәүләт-хосусый партнерлык өлкәсендә сынау төбәге була алыр иде. “Миңа калса, нәкъ менә Татарстан Россия Федерациясендә дәүләт-шәхси партнерлык процессларына системалы рәвештә караган алдынгы республика була ала. Без, әлбәттә, нәтиҗәләргә дә өмет баглыйбыз”, - диде Павел Селезнев.

Ул, Татарстан дәүләт-хосусый партнерлык проектларына 200-300 млрд сум акча җәлеп итә алачак, дип саный. “Без, үсеш институты буларак, башка илләрдәге эш рәвешен алга сөрергә телибез. Бу төгәл һәм аңлаешлы инфраструктура программасын формалаштыру, без тармак ведомствосы белән конкрет проектлар буенча эш билгелибез, төрле тармакларда шәхси-дәүләт партнерлыгы буенча сынау проектларының “юл картасы”н төзибез, аны җитәкчеләр, республика башлыгы белән килештерәбез, аннары шул “юл картасы” буенча алга дәвам итәбез”, - дип сөйләде Дәүләт-шәхси партнерлык Илкүләм үзәге идарәсе рәисе. Павел Селезнев әйтүенчә, бу, инвесторларның республика башлыгы тарафыннан кабул ителгән, тармак ведомстволары һәм муниципалитетлар белән килештерелгән конкрет программаларны финанславы өчен кирәк. “Дәүләт үз ресурслары җитмәвен һәм шуңа күрә бизнесны чакырганын, бизнесның акча эшләү максаты да булуын аңларга тиеш. Бу факт өчен шелтәләү дә дөрес булмас иде”, - ди ул.

Мәгълүмат өчен: Концессия - Россия Федерациясе Гражданлык кодексында каралмаган килешү төре. Ул инвестор акчасы хисабына төзү яки реконструкцияләүне күздә тоткан килешү. Концессион килешү - дәүләт һәм хосусый сектор арасында ике як өчен дә отышлы партнерлык формасы булып санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100