Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р. Миңнеханов Чиләбе торба заводы башлыгы белән уртак проектлар хакында сөйләште
Бүген Рөстәм Миңнеханов «Челябинский трубопрокатный завод» ГАҖ директорлар советы рәисе Андрей Комаров белән очрашты.
(Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Челябинский трубопрокатный завод» ГАҖ директорлар советы рәисе Андрей Комаров белән очрашты. Очрашу Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләштеләр.
Искәртик, 2013 ел ахырында ТР Мәгариф һәм фәни министрлыгы белән "Римера" ЯАҖ арасында кадрлар әзерләү өлкәсендә багланышлар турында Килешү имзаланды. Әлеге проектны Стратегик инициативалар агентлыгы хуплады һәм аны "Татарстанның киләчәге колледжы" дип атадылар. Проектны "АЛНАС" ҖЧҖ ("Римера" төркеменә керә) һәм Әлмәт һөнәри колледжында гамәлгә ашырдылар.
Бүгенге очрашу барышында квалификацияле эшче кадрларны әзерлү өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз