Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов: Чемпионат вакытында Казан - Россиянең визит карточкасы булачак
Татарстан Президенты Казанда йорт стеналарын, автомобиль юлларын һәм башка объектларны тәртипкә китерергә кушты.
(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Казан 2018 елгы Дөнья Чемпионаты вакытында Россиянең визит карточкасы булачак, шунлыктан Татарстан башкаласы үзен яхшы яктан гына күрсәтергә тиеш. Бүген бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия 2018” республика оештыру комитеты утырышында әйтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президенты спортчыларны, җанатарларны, туристларны лаеклы каршылау максатыннан, Казанда йорт стеналарын, автомобиль юлларын һәм башка объектларны тәртипкә китерергә кушты.

Рөстәм Миңнеханов мундиаль - үзебезне дөньяда һәм илдә чираттагы тапкыр таныту өчен искиткеч мөмкинлек, дип белдерде.

Бүген ФИФА вәкилләре Kazan-Arena стадионын карады һәм канәгать калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз