Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов Чүпрәледә җир белән эшләүгә аерым игътибар бирелүен әйтте
Чүпрәледә гектарыннан 25 центнер алып, 45,6 мең тонна ашлык суктырылган.
(Казан, 14 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле районында урып-җыю эшләре барышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов аграрийлар белән сөйләшкәндә Чүпрәле районында җир белән эшләүгә традицион рәвештә аерым игътибар бирелүен искәртте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул авыл хезмәтчәннәренә мул уңыш алуны һәм урып-җыю эшләрен вакытында төгәләүне теләде.
Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров гомуми сөрүлек җирләренең 69 мең гектар булуын әйтте. Бөртеклеләр 35,8 мең гектар мәйданны тәшкил итә. Шулай ук районда кукуруз (0,6 мең гектар), шикәр чөгендере (3,9 мең гектар) һәм азык культуралары (16,8 мең гектар) чәчелгән.
Алдагы көнне Чүпрәле районы игенчеләре урып-җыю кампаниясе экваторын узган. Бүгенге көндә 18,2 мең гектар мәйданда бөртеклеләр җыеп алынган. Гектарыннан 25 центнер алып, 45,6 мең тонна ашлык суктырылган. Шуларның 25,8 мең тоннасы көзге бодайга, 250 тоннасы көзге арышка, 13,7 мең тоннасы арпага туры килә.

Марат Гафаров сүзләренчә, район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенге көндә шартлыча бер башка 17 центнер азык берәмлеге туры килә. Планда бу күрсәткечне 30 центнерга җиткерү тора.
Терлекчелек тармагына килгәндә, районда 14,9 мең баш мөгезле эре терлек, аларның 4,7 меңе. - сыерлар. Гыйнвардан июльгә кадәр 15 меңләп тонна сөт савылган. Бер сыерга уртача көнлек савым 16,5 кг тәшкил итә.
Республиканың көньяк-көнбатышында эшлекле сәфәрдә Рөстәм Миңнехановны вице-премьер – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз