news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: «Бюджеттагыларга хезмәт хакы арттыру турында әлегә сүз бармый»

1 февраль мәгълүматлары буенча, республикада 29 предприятие үз хезмәткәрләренә 53 млн. сумлык бурычка баткан

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Хезмәт сараенда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге хөкүмәт әгъзалары белән республиканың Татьяна Водопьянова җитәкчелегендәге профсоюз активы арасында үткәрелгән очрашуда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин чыгыш ясап, түбәндәге мәгълүматларны игълан итте.

 Татарстанда бүген 19 мең вакантлы эш урыны санала, ә теркәлгән эшсезләр саны 62 меңнән артып киткән, эшсезлек гыйнварда эшкә яраклы һәм пенсия яшенә җитмәгәннәрнең 3 проценты кадәр үсештә булган. Эшсезләрнең күпчелеге, 55 проценты, – хатын-кыз, 34 проценты – 16-29 яшьлекләр, 13 проценты – эш урыныннан чыгарылганнар. Узган елны уртача хезмәт хакы 15,2 мең сум тәшкил иткән. 1 февраль мәгълүматлары буенча, республикада 29 предприятие хезмәткәрләренә 53 млн. сумлык бурычка баткан, хезмәт хакын вакытында ала алмаган 5,3 мең эш кешенең 43 проценты эшкәртү сәнәгате хезмәткәре булса, 41 проценты – авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче.

«Агымдагы ел да узганыннан җиңелрәк булмас. Былтыр декабрь аенда Татарстан Хөкүмәте, профсоюзлар, эш бирүчеләр арасында өч яклы килешү төзелгән иде, аның кысаларында планлаштырылган чаралар кризисның халыкка йогынтысын йомшартуга корылган», - диде министр. Биредә ул эш урыныннан чыгарылу куркынычы булганнарны укытуга, ә ул 9 мең татарстанлыга исәпләнгән, 121 млн. сум, тагын җәмәгать эшләренә һәм вакытлыча эш урыннарына 98 меңләп кешене җәлеп итүгә 1,6 млрд. сум акча каралганлыгын искәртеп, кичәге мәгълүматлар буенча, җәмәгать эшләренә барлыгы 70 меңнән күбрәк эшсез җәлеп ителгәнлеген игълан итте. Болардан тыш, мәктәп тәмамлаган 2578 егет һәм кызны эш тәҗрибәсе туплауга 101 млн. сум, 200 инвалидны эшкә урнаштыруда ярдәмгә 6 млн. сум акча тотарга ниятләнә. Үз эшләрен ачып җибәрергә теләгәннәр өчен 1,1 млрд. сум акча каралган булса, башка урынга күчеп китеп эшләргә теләүчеләр аз булуны исәпкә алып, 200 кешегә 2 млн. сум бүлеп бирү күздә тотыла.

 Очрашуда профсоюз лидерлары исә бәяләрнең, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның, әз булса да пенсияләрнең артуын, шул ук вакытта бюджеттагыларның хезмәт хакы элеккегечә калуын искәртеп, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә акча арттыру мәсьәләсен күтәрде. «Республика буенча бюджеттагылар уртача 8-12,5 мең сум ала диелсә дә, 5 меңгә эшләп йөрүчеләр күп, кайчан хезмәт хакы артачак?» - соравына җавабында ТР Премьер-министры Р.Миңнеханов: «Хөкүмәт хезмәт хакын арттырырга кирәклеген аңлый, ләкин республикада 2008 елдагыдан 2009 елда 23 млрд. сум күләмендә дефицит иде, ә быелга - 12 млрд. сум әлегә... Бюджетта инвестиция өлеше юк, нәрсә хисабына хезмәт хакы күтәрергә? 20 млрд. сум кредит алдык, Хөкүмәттә эшләгән вакытымда беренче очрак бу. Республикага федераль акчаларны төрле программалар буенча никадәр җәлеп иттек, әмма... Алга таба икътисадыбыз рәтләнсә, булыр, бюджеттагыларга хезмәт хакы арттыру турында әлегә сүз бармый», - дип кистереп әйтте Р.Миңнеханов.  

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100