news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: ”Бюджетларда нигезсез бурычларның артуына юл куярга ярамый”

Бүген финанс, салым, казначылык органнарының коллегия утырышында Хөкүмәт башлыгы бу хакта кат-кат искәртте

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Катлаулы 2009 елда консолидацияләнгән бюджет үтәлеше бүген республиканың финанс, салым, казначылык органнарының Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган уртак коллегия утырышында тикшерелде.

Финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, икътисади үсеш темпларының төшүе һәм аның нәтиҗәсе буларак салым түләүләре кимегәнгә, 2009 ел бюджетына төзәтмәләр кертергә туры килгән. Нәтиҗәдә, бюджетның керем өлеше баштагы күләмнән 34 млрд. сумга киметелеп, 66 млрд.сум итеп билгеләнгән. Чыгымнар да 86 млрд. сумга калдырылган. Шулай итеп, узган ел республика бюджеты кытлыгы 20 млрд. сум булган. Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, чыгымнар кыскартылса да, бюджетның социаль өлкәгә караган чыгымнар белән бәйле маддәләре сакланып калган.

2009 елда ТР консолидацияләнгән бюджетына 140,6 млрд. сум керем тупланган. Шуның 91,5 млрд. сумы республиканың үз керемнәре булса, 49,1 млрд. сумы федераль акчалар. Татарстанның үз керемнәренең 60 млрд. сумнан артыгы республика казнасын тулыландыруга киткән. Аның күләме, 2008 ел белән чагыштырганда, якынча 22 млрд. сумга кимегән. Җирле казналарга салым һәм салымнан тыш керемнәр 23,6 млрд. сум күләмендә җыелган. Шунысы игътибарга лаек, узган ел җирле бюджетларда салым түләүләре җыелуда тотрыклылык күзәтелә. Аларда бу күрсәткеч буенча 2008 ел дәрәҗәсе әллә-ни үзгәрмәгән.

Консолидацияләнгән бюджетка алынган салым түләүләре 24,6 млрд. сум тәшкил итә. Аның да 2008 елга караганда 15 млрд. сумга кимүе мәгълүм.
Салым түләүләренең 70 процентка якын өлешен республиканың бюджет формалаштыручы эре предприятиеләре тәэмин иткән. Шулай да аларның кайберләрендә түләүләр күләме, финанс-хуҗалык хәле начараю, базар конъюнктурасы үзгәрү сәбәпле, сизелерлек кимегән. Эре предприятиеләрдән салым түләүләре, 2008 елга караганда, 9,5 млрд.сумга азрак кергән. Физик затлар кеременә салым да 1,6 млрд.сумга азрак, 317 млрд. сумлык җыелган. Бу салымның кимүенә китергән төп сәбәпләрнең берсе - хезмәт хакы базасының кимүе. Консолидацияләнгән бюджетның салымнардан тыш керемнәре бу хисап чорында 6,4 млрд. сум тәшкил иткән.
Бюджетны тулылындыручы төп салымнарның кимүенә карамастан, кайбер төр салымнар туплауда, киресенчә, уңай динамика күзәтелгән. Җир салымы, акцизлар әнә шундыйлардан.

2009 елда консолидацияләнгән бюджет чыгымнары, төзәтмәләр кертелгәннән соң, 152,7 млрд. сум булган. “Вәзгыятьне исәпкә алып, узган ел чыгымнар структурасы сизелерлек үзгәртелде”, -ди финанс министры. Гамәлдәге чыгымнарның гомуми күләме 2009 елда 4 процентка кимегән. Капитал салулар характерындагы чыгымнар исә федераль бюджет ярдәме белән 19 процентка арткан. Республика бюджеты чыгымнары 123,7 млрд.сум тәшкил иткән. Җирле бюджетлар чыгымнары республика казнасыннан килгән бюджетара трансфертларны да исәпкә алганда 55,2 млрд. сум булган.

Республиканың дәүләт бурычы кризисның беренче елында 36,6 млрд. сум тәшкилл иткән. Финанс министры Татрастанның бурычлар буенча йөкләмәсен вакытында һәм тулы күләмдә башкаруын ассызыклады. Дәүләт бурычлары артуга, аның сүзләреннән аңлашылганча, бюджет учреждениеләренең гамәлдәге чыгымнарын тулысынча финанслау ихтыяҗы тудырган. “Бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалану чаралары уздырылды. Бюджет оешмаларының чыгымнарын санкцияләү регламенты кабул ителгәч, бу оешмаларның кредиторлык бурычлары кыскартылды”- ди ул. Ул шул ук вакытта чыгымнарны оптимальләштерү эше дәвам итүен искәртте. Иң беренче эш итеп, дәүләт хакимияте органнарын карап тоту чыгымнары кыскартылган. “Оптимальләштерү чаралары республикада беренчел чиратта булмаган чыгымнарны 15,7 млрд.сумга кыскарту мөмкинлеген бирде”, -ди Радик Гайзатуллин. Шундый ук эш муниципаль дәрәҗәдә дә уздырылып, җирле казна чыгымнары 3,2 млрд.сумга киметелгән. Министр бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелеген күтәрүдә җан башына карап финанслау кертелү дә йогынты ясавын билгеләп узды.

Аның сүзләренә караганда, республиканың үз керемнәрен туплый алуы һәм федераль үзәктән озак вакытлы кредитлар җәлеп итү 2009 елда бюджет хезмәткәрләренә вакытында хезмәт хакы, социаль пособияләр түләргә, коммуналь түләүләр җыелуны, медикаментлар, туклану продуктлары белән тәэмин итәргә, республика максатчан программаларын гамәлгә ашырырга ярдәм иткән.

Быел вәзгыять узганына караганда җиңел булмаячак. Республика бюджетында кытлык 12 млрд. сумнан артык. “Консолидацияләнгән бюджет буенча йөкләмәләрне үтәү өчен салым, казначылык органнары, суд приставлары белән һәр салым чыганагы буенча уртак эшчәнлекне активлаштырырга кирәк”,- ди Радик Гайзатуллин. Физик затлар кеременә салымны җыюны арттыру өчен хезмәт хакы фонды һәм бу төр салымнарның килүенә һәр оешма, предприятие буенча мониторингны да көчәйтергә кирәк булачак. Керем салымын арттыру өчен предприятиеләр белән тыгыз эшчәнлек алып бару сорала. Шул ук вакытта салымнан тыш керемнәр буенча да йөкләмәне үтәргә, мөлкәт һәм җир участокларыннан файдаланган өчен керемнәр резервын булдыру юлларын эзләргә кирәк. Җирле үзидарә органнарыннан җир һәм муниципаль милек арендасы өчен бурычларны кайтару эшен көчәйтү таләп ителә. “Министрлыклар, ведомстволар, җирле үзидарә органнары белән берлектә чыгымнарны оптимальләштерүне, бюджет акчаларын бәрәкәтле тотуны дәвам итәргә тиеш. 2010 елда дәүләт хакимияте органнарын карап тотуга чыгымнарны кыскарту дәвам итәчәк. Быел республика бюджеты буенча да, җирле бюджетлар буенча да нигезсез бурычларның артуына юл куярга ярамый”, -дип ассызыклады финанс министры.

Бу фикерне Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов та куәтләде. Ул республика бюджеты кытлыгын тагын бер кат искәртеп, муниципалитетларны кредитлар җәлеп итүгә бик сак килергә өндәде. Аның белдерүенчә, мондый бюджет кытлыгы шартларында җирле бюджетлар кредитлар каплауга республика бюджеты ярдәменә өметләнә алмаячак. Кредитларны республика казнасының өстәмә керемнәре белән каплау өчен дә бүген мөмкинлек юк. Җирле казналарның нигезсез кредитлар җыю, Премьер-министр ассызыклавынча, дефолтка китерергә мөмкин. “Икътисади вәзгыять җайлангач, бу мәсьәләгә киләчәктә әйләнеп кайтырга мөмкин булачак” - дип саный ул. Хөкүмәт башлыгы муниципалитет башлыкларын чыгымнарны керемнәр артмауны күздә тотып формалаштырырга өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100