Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов Буада яңа балалар бакчасы ачты, җитештерү предприятиеләренең берсендә булды
Буага кадәр ул эш сәфәре белән Апас төбәгендә иде
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән республиканың башта Апас, аннары Буа муниципаль районнарында булды. Буада Татарстан лидеры 140 урынга исәпләнгән “Светофорик” балалар бакчасын тантаналы ачу чарасында катнашты. Ике катлы һәм подвалы да булган әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең музыка һәм физкультура заллары, методик, медицина, процедуралар ясау кабинетлары, ризык әзерләү блогы, кер уу бүлмәсе, территориясендә спорт-уен мәйданчыгы, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү мәйданчыгы бар.
Рөстәм Миңнехановка биредә мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең рәсем ясауда, интеллектуаль, музыкаль яктан һәм биюдә мөмкинлекләрен-сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтү ниятләнүе турында сөйләделәр. Р.Миңнеханов һәм аны озата барган вазифаи затлар яңа бинаны күздән кичерде, балалар өчен салынган яңа учреждение турында аларга “Светофорик” бакчасы мөдире Гөлнара Рәхмәтуллина бәян итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа балалар бакчасы ачылу – ул район өчен әһәмиятле вакыйга. Татарстан лидеры искәрткәнчә, 2014 елда республикада 56 балалар бакчасы ачылган иде, быел исә 76ны ачу күздә тотылды. “Иң мөһиме – үзләренең бакчаларыннан балалар канәгать булсын”, - диде ул бу уңайдан.
Районга эш сәфәре барышында Р.Миңнеханов җитештерү предприятиеләренең берсендә булды. Аерым алганда, ул ит продукциясен саклау һәм эшкәртү цехы мөмкинлекләре белән танышты.
«Авангард» ҖЧҖ («Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ ) турында аның җитәкчесе Николай Курчаткин, сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Р.Миңнеханов исә эшчәнлек юнәлешен уңай бәяләп, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ җитәкчелегенә яңа җитештерү мәйданнары, шул исәптән “кырдан – кибет киштәсенә” интеграциясен булдырганга рәхмәт белдерде. “Бу, барыннан да элек, - бәягә өстәлгән кыйммәт, яңа эш урыннары, шулай ук гарантияле сыйфатлы продукция. Буа районында иң заманча предприятие барлыкка килгән. Сездән яңа проектлар көтәбез һәм сезгә уңышлар телибез”, - дип канәгатьлек белән әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз