news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Бишбалта бистәсе – безнең башкала үсешенең яңа башлангыч ноктасы”

Казанда Бишбалта бистәсен үстерү буенча архитектур семинарга нәтиҗәләр ясадылар

 (Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Казанда «INSERTS Инсертлар – Бишбалта (Адмиралтейство) бистәсе» халыкара проект-мәгариф семинары тәмамланды. Семинарны тантаналы ябу чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар, дип хәбәр итә ТР президенты матбугат хезмәте.

Семинар Казанда 7-13 сентябрь көннәрендә узды, аны шәһәр администрациясе һәм КДАТУ оештырды. Семинарның фәнни җитәкчесе Барселона баш архитекторы, профессор Хосе Асебильо булды, фәнни координаторы - архитектор Станислава Бошкович.

7 көн дәвамында семинарны тыңлаучылар – Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Швейцария студентлары, аспирантлары һәм архитекторлары - Хосе Асебильо җитәкчелегендә Бишбалта бистәсе мисалында заманча шәһәр үсешенең актуаль мәсьәләләрен карады. Катнашучылар бистә территориясендә проектларны-инсертларны эшләү өчен 5 төркемгә бүленгән иде.

Фәнни координатор Станислава Бошкович бүген хәбәр иткәнчә, катнашучылар, хәзерге заман шәһәре алдында торган мәсьәләләргә җавап бирерлек, үткәнне, тарихи традицияләрне истә тотып, трансформацияләүне Бишбалта бистәсен үстерүнең төп темасы итеп күрделәр. Шул ук вакытта аерым архитектура һәйкәлләрен генә саклап калмыйча, ә Бишбалта бистәсенең структурасын да саклап калу күздә тотылды.

Семинарда катнашучылар үзләренең проект-инсертларын тәкъдим иттеләр. Аннан соң аларга мөхтәрәм кунаклар семинар дипломнарын тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында укытучылар һәм студентларга алар башкарган зур эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Бишбалта бистәсе – безнең башкала үсешенең яңа башлангыч ноктасы. Бу уникаль тарихы булган урын, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бистә үсеше Киров районы үсешенә этәргеч бирә ала. Ә үзе шәһәрнең иң кызыклы урыннарының берсенә әверелә ала», - диде. Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны ышандырганча, аларның тәкъдимнәре Бишбалта бистәсе үсешендә кулланыш табачаклар.

Шулай ук Татарстан Президенты профессор Хосе Асебильога да рәхмәт белдерде. «Ышанам ки, сезнең белән хезмәттәшлек Казанны уңай якка үзгәртәчәк», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов атаклы архитекторга.

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100