news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Безнең автомәктәп җитәкчеләре белән очрашулар традициягә әверелергә тиеш”

Бүген Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Казанда республика автомобиль мәктәпләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде

(Казан, 2 декабрь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсендә машина йөртүчеләрне әзерләүне яхшырту мәсьәләләре буенча республика автомәктәпләре җитәкчеләренең киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рифкать Миңнеханов үткәрде.
“Мондый очрашуларны үткәрү мәсьәләсе моннан берничә ел элек без сезнең белән Казанда һәм Чаллыда очрашкан вакытта куелган иде. Ул чагында мондый очрашуларны елына кимендә бер мәртәбә оештырырга йөкләмә бирелсә дә, барысын да җыярга җай чыкмады, – дип ассызыклады Р.Миңнеханов. – Безнең очрашулар традициягә әверелеп китәргә тиеш дип уйлыйм, чөнки хәзер Россиядә иминлек мәсьәләләре белән җитди шөгыльләнәләр”.
“Машина йөртүчеләр һәм автомобиль мәктәпләренең саны даими рәвештә арата, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе аларның һәркайсы белән аерым эшли алмый. Шунлыктан ЮХИДИ белән машина йөртүчеләрне әзерләү мәсьәләләрендә үзара хезмәттәшлекне тәэмин итүче, бердәм методик алымнар, документлар, хәтта матди–техник база әзерләүче ниндидер берләшмә кирәк иде. Бүгенге көндә андый иҗтимагый оешма төзелде – ул Татарстан Республикасы Автомобиль мәктәпләре федерациясе”, – дип ассызыклады Рифкать Миңнеханов.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Илфар Равилов Татарстан автомәктәпләрендә машина йөртүчеләрне әзерләүнең сыйфаты буенча мәгълүматлар китерде. И.Равилов билгеләп үткәнчә, республикада автомобиль мәктәпләрен тәмамлаучыларның 35 проценттан артыгы гына машина йөртү буенча имтиханны беренче тапкырында бирә. Илфар Равилов фикеренчә, бу автомәктәпләрдә гамәли дәресләрнең саны азаю һәм бәяләрне киметү артыннан кууга бәйле. “Хәзерге вакытта без мондый карар кабул иттек: әгәр нинди дә булса автомәктәпне тәмамлаган 25 кеше беренче омтылышта гамәли имтиханны тапшырмаса, мәктәп яңа төркемнәр җыя алмаячак, – дип хәбәр итте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары. – Автомәктәп үз укучыларын әзерләүнең сыйфаты өчен җавап бирергә тиеш”.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек башлыгы Таһир Гафуров хәбәр иткәнчә, хәзердән башлап ведомство автомәктәпләрне лицензияләү мәсьәләсенә тагын да катгыйрак якын киләчәк. Аның фикеренчә, бүгенге көндә күп кенә автомәктәпләрнең проблемасы аларның җитәкчеләренең үз оешмаларының эш сыйфатын контрольлек итүдән читләшүенә кайтып кала. “Җитәкчеләр укучыларның әзерлек дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткәрләренең эш сыйфатын контрольдә тоту өчен дә үз автомәктәпләрендә имтихан алу комиссияләрен җитәкләргә тиеш”, – диде Т.Гафуров.
Киңәшмә барышында автомәктәп җитәкчеләренә яңадан оештырылган Татарстан Республикасы Автомобиль мәктәпләре федерациясе тәкъдим ителде, фикер алышулар узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100