news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов: “Без Татарстан Республикасының Япония партнерлары белән хезмәттәшлеге кысаларында бөтен инициативаларны да хуплыйбыз”

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе белән очрашты

 (Казан, 19 май, «Татар-информ»). Без Татарстан Республикасының Япония партнерлары белән хезмәттәшлеге кысаларында бөтен инициативаларны да хуплыйбыз. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашуда белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылды.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, әлеге визит барышында Татарстан-Япония эшлекле форумын уздыру планлаштырылган, анда берничә проект буенча хезмәттәшлек мөмкинлекләре, яңа юнәлешләр буенча багланышлар турында сүз барачак.

Соңгы елларда Россия һәм Япония мөнәсәбәтләре киңәйде, диде Рөстәм Миңнеханов, бу төбәкләр дәрәҗәсендә багланышларны үстерү өчен яхшы мөмкинлек санала. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, бүген Япония бизнесы республика мөмкинлекләре белән таныш, һәм бу визит төбәк икътисады, инвестицияләр мөмкинлекләре турындагы мәгълүматларны тулыландырачак.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук былтыр Япониядә булганы турында искәртте. “Сезнең визит безнең мөнәсәбәтләргә яңа дәрәҗәсенә чыгарга ярдәм итәчәк – бу эре юнәлешләр буенча гына түгел, ә зур булмаган системалы проектларны гамәлгә ашыру да”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аерым алганда, уртак проектлардан ул Менделеевскида “Аммоний” проектын атады, ул «Митсубиси Хэви Индастрис» (Mitsubishi Heavy Industries) һәм «Соджитс Корпорейшн» (Sojitsu Corporation) Япония компанияләре белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Әлеге проект – безнең Япония партнерлары белән хезмәттәшлегебезнең яхшы үрнәге, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, «Митцуи» (Mitsui) Япония компаниясе белән дә хезмәттәшлек нефть химиясе өлкәсендә («Түбән Кама нефть химиясе», «Казаньоргсинтез», «ТАИФ-НК») ныклы дәрәҗәдә бара.

«Йокогава Электрик» компаниясе Татарстанда 2005 елдан бирле эшли, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, 2011 елның сентяберендә компания безнең вузда лабораториясен ачты (Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КНИТУ), бу аңа белгечләр әзерләргә һәм базарда үз продукциясен алга этәрергә ярдәм итә.

Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава визитны оештыру өчен рәхмәт белдерде һәм бүген төбәкләр дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне һәм элемтәләрне ныгытырга кирәклеген ассызыклады. Делегация составындагы компания вәкилләре  үз бизнесларының юнәлешләре, җитештерү күләмнәре һәм мөнәсәбәтләр перспективалары турында кыскача сөйләделәр. Аларның һәрберсе Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә теләкләрен белдерделәр.

Визитның нәтиҗәләре буенча Татарстан белән хезмәттәшлек итүнең мөмкин булган вариантлары буенча сөйләшүләр уздырылачак.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта белдерде.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot