news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: "Без Россия Президенты Владимир Путинның ил һәм аның күп милләтле халкының төп мәнфәгатьләрен яклап калуда катгый тору буенча фикерен бертавыштан хуплыйбыз"

ТР Президенты мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдәге үсеш күрсәткечләренә тукталып, яңа бурычлар билгеләде.

 (Казан, 9 октябрь,"Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Катлаулы халыкара вазгыять шартларында без Россия Президенты Владимир Путинның ил һәм аның күп милләтле халкының төп мәнфәгатьләрен яклап калуда катгый тору буенча фикерен бертавыштан хуплыйбыз.

Бүген бу хакта Татастан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы юлламасында белдерде. Президент депутатларга юллама белән С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының икенче утырышында чыгыш ясады.

"Татарстан бүген тотрыклы үсешен саклап килә. Гражданнарның кереме һәм яшәеш дәрәҗәсе артты, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәсендә алгарыш күзәтелә", - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта Президент икътисад үсеше тизлегенең акрынаюына карата борчылуын җиткерде. Рөстәм Миңнеханов мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдәге үсеш күрсәткечләренә тукталып, яңа бурычлар билгеләде.

Утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, ТР Президент Аппараты, Дәүләт Советы, Хөкүмәте әгъзалары, Федерация Советы әгъзалары, Татарстанның Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә даими вәкилләре, республиканың муниципаль берәмлек башлыклары, җирле үзидарә органнары, ММЧ җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100